Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Зур Аксу урта мәктәбе 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

Әлеге конкурста республиканың 93 мәктәбе һәм 104 балалар бакчасы катнашты.

25 ноябрьдә Дәүләт Советында "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» дигән конкурсларда җиңүчеләрне атадылар.

Иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырдылар.

Әлеге конкурста республиканың 93 мәктәбе һәм 104 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе иң яхшы 20 мәктәп һәм 20 балалар бакчасын сайлап алды. Алар арасында Чүпрәле районыннан Зур Аксу урта мәктәбе дә бар, директоры Юрий Мутин.

Марат Әхмәтов милли белем учреждениеләре җитәкчеләренә бу юнәлештә нәтиҗәле эшләре һәм конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең уртак бурычыбыз милли мәгарифне тагын да җанландыру, туган телләребездә белем һәм тәрбия бирүне лаеклы югарылыкка күтәрү, - диде ул. - Республиканың милли мәгариф системасында 1,5 меңнән артык учреждение бар. Бүген шуларның иң яхшыларын бүләклибез. Сез туплаган тәҗрибә  - туган телдә эшләүче барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларының педагогик коллективлары өчен үрнәк ул. Сез туган телебезне һәм милли мәдәниятыбызны саклау, балаларга тапшыру буенча гаять мөһим миссия башкарасыз. Рәхмәт сезгә!" 

Реклама

Җиңүчеләр дипломнар һәм 500әр мең сумга сертификатлар белән бүләкләнде.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X