Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Яңа Элмәле авылында беренче тапкыр Авыл көне узды

Авыл көнен яңаэлмәлеләр мәдәният йорты ачылуның биш еллыгына һәм авылның оешуы көненә багышлаганнар.

Бәйрәмгә җыелган халыкны һәм кунакларны район башлыгы Марат Гафаров котлап, исәнлек, гаиләләрдә муллык, бәхет, шатлык хөкем сөрүен  теләде. Авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков иганәчеләрне бүләкләде, авылдан чыккан данлыклы шәхесләрне атады.

Соңгыларна килгәндә, алар шактый. Әйтик, Николай Казаков– профессор, академик, полковник, Мәскәү шәһәрендә яши, Николай  Ларионов Ульяновск шәһәрендә яши, язучы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Чувашия  Республикасында көрәш федерациясе президенты Виталий  Васильев, һ.б, һ.б.

Яңа Элмәле авылы үзенең “Чуваш чибәрләре” белән дә дан тота. Әлеге бәйгедә катнашып, җиңү яулаган кызлары да күп. Бу:  Пришельцева Татьяна һәм Николаева Татьяна.

Авылның иң өлкән кешесе   Пелагея  Утеева (93 яшь), иң яше  - Валентина Ларионова адресына да җылы теләкләр яңгырады.

Бәйрәмдә  "Йелмел” фольклор ансамбле,  Николай Ларионов сүзләренә иҗат ителгән  "Çēнйēлмел" җырын башкарды. Шулай ук "Калинушка", "Хелхем" фольклор коллективлары  әлеге күркәм бәйрәмнең бизәге булды.

Теләүчеләр спорт ярышларында катнаштылар. Гер күтәрүдә, армспортта, капчык белән йөгерүдә көч сынаштылар. Бәйрәмнең төп спорт чарасы милли көрәш булды, анда спортчылар чемпион исеме өчен көрәште. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Кул эшләре осталарына  халык һәрвакыт  хөрмәт белән караган. Бу бәйрәмдә дә авыл уңганнары тарафыннан  кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде: чигү-бәйләү эшләнмәләре,  картиналар һ.б. куелган иде.

Бәйрәм кунакларын коймак, кайнар чәй белән сыйладылар. Бар тарафка таралган шашлык исе һәркемне үзенә җәлеп итте.

Николай Ларионов:

- Авыл көне-ул гадәти  бәйрәм генә түгел, дуслык һәм гореф-гадәтләр  бәйрәме дә. Киләчәк буынга  әлеге  мирасны  калдыру: үз телебез, мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребезне саклау –безнең бурыч .Мондый бәйрәмнәрдә озак еллар күрмәгән авылдашларны, сабакташларны күрергә мөмкинлек бар. Яңа Элмәле авылында да  шундый матур бәйрәм узуына мин бик шат, дәвамлы булсын!

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев