Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы ветераннар советы үз эшенә йомгак ясады

Ветераннар хәрәкәтенең иң актив катнашучыларына Чүпрәле районының 90 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды.

Район ветераннар советы президиумының чираттагы утырышы булды. Анда узып баручы 2021 елга йомгак ясалды һәм киләсе 2022 елга яңа бурычлар билгеләнде.

Ветераннар советы утырышында район башлыгы Марат Гафаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов катнашты.

Район ветераннар советы рәисе Роза Насыйбуллина билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле катлаулы вәзгыятькә карамастан, планлаштырылган барлык чаралар да билгеләнгән срокларда үткәрелгән.

Район башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында ветераннарның эшен югары бәяләде, аларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, барысына да сәламәтлек, бәхет теләде.

Утырыш барышында ветераннар район башлыгына районның авыл хуҗалыгы системасында озак еллар җитәкче вазифаларда эшләгән, менә дигән спортчы-чаңгычы Вәгыйз Алиулловның истәлеген мәңгеләштерү максатында Иске Чүпрәле авылында ачылган яңа чаңгы базасына  аның исемен бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Район башлыгы ветераннарга шундый тәкъдимнәре өчен рәхмәт белдерде һәм моңа каршы түгеллеген билгеләп үтте.

Аннан Марат Ринатович ветераннар хәрәкәтенең иң актив катнашучылары: “Балкыш” республика фестиваленең күп кенә район, зона, республика, төбәк фольклор фестивальләре лауреатлары, дипломатлары Зинаида Гордеева, Людмила Афанасьева, Валерий Самойловка; район этабы лауреаты, “Балкыш” зона туры дипломаты, өлкәннәр өчен районда үткәрелә торган спорт, мәдәни чараларда катнашучы Рәшит Баһаветдиновка; пенсионерларга һәм инвалидларга эш урыннары булдыру өчен берничә грантта катнашучы, “Интернетка рәхмәт” Бөтенроссия конкурсында җиңүче Фирдәвес Яфизовага; район пенсионерлар берлеге рәисе, “Балкыш” зона туры дипломаты, өлкәннәр өчен районда үткәрелә торган спорт, мәдәни чараларда актив катнашучы Дилүзә Азизовага; озак еллар район кулланучылар берлеге системасында җитәкче урыннарда эшләгән, Чүпрәле район Советы, Татарстан Кулланучылар берлеге Грамоталары белән бүләкләнгән, хәзерге вакытта МФЦ коменданты вазифасын башкаручы Вячеслав Матюшинга Чүпрәле районының 90 еллыгы юбилей медальләре тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев