Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы "Цильна" хуьалыгында орлыкларның яңа сортлары сыналачак

Быелгы язда районыбыз игенчеләре 66137 гектарда тырмалау үткәрергә тиешләр. Аның 12466 гектарын уҗым культуралары, 8804 гектарын күпьеллык үләннәр һәм 44867 гектарын туңга сөреп калдырылган басу мәйданнары тәшкил итә.

Агротехник чараны тиешле темпта башкаручы механизаторларның күмәк тырышлыгы белән көн саен биш мең гектардан артык басулар тырмалана. “Низамов А.А.” һәм “Гафуров Җ.А.” крестьян-фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыяте һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Элмәле филиалында да вакытны кулдан ычкындырмаска тырышалар. “Низамов А.А.” һәм “Цильна” хуҗалыклары күпьеллык үләннәргә өстәмә сый бирүне төгәлләделәр. “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының Иске Кәкерле филиалында да эшне оешкан төстә башкаралар. 

Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятендә 5442 гектар басулар тырмаланырга тиеш. Хәзер биредә бу эш төгәлләнде дә диярлек. “Илнур һәм Азат Сатдиновлар, Рәис Усманов, Илгиз Миначев, Фәнил Сөләйманов, Марат Булатов, Сергей Ильин, Альберт Әхмәтҗанов, Александр Антонов һәм Адиҗан Басыйров көн саен үз нормаларын арттырып үтиләр. Механизаторларны ашату-эчертү кырда ук оештырылган. Уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландырдык. Ашлама җитәрлек кайтарылды. Чәчүлекләргә дә аны бер гектарга 103 килограмм исәбеннән кертәчәкбез”, - ди хуҗалыкның баш агрономы Рәис Рәимов. Дым каплатуда эшләүче агрегатларны күзәтәбез. “Әнә басу читенә якынлашып килүче тракторны Илнур Сатдинов идарә итә. Көн саен 50 – 60 гектарда дым каплата”, - ди ул сүзен дәвам итеп.

Чәчүгә чыгарга тиешле техника да күптән әзерлек сызыгында. Тик менә көннәрнең салкын торуы гына эшне бераз тоткарлый. Чәчү өчен туфрактагы җылылыкның алты градустан да ким булмавы кирәк.

Быел Кече Чынлы игенчеләре үз басуларында сабан бодаеның “Бурлак” сортлысын 40 гектарда сынап карамакчылар. Ульяновск тәҗрибә участогында аның уртача 50 центнер уңыш бирүгә сәләтле икәнлеге ачыкланган. 500 гектар мәйданны биләргә тиешле шикәр чөгендеренең дә “Крокодил” сортыннан калган бер өлешенә Бельгия белгечләре уйлап тапкан “Коньон” сортлысы чәчеләчәк. Аңа да өмет зурдан.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев