Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында яңа спорт-уен мәйданчыгы барлыкка килде

Грант проектының авторы Наилә Сафина. Әлеге эштә бертуганы Фәрит Мидхәтулы аның рухи остазы булган.

Түбән Каракитә авылында спорт-уен мәйданчыгы ачтылар. Әлеге объект "Татнефть" җәмгыятенең  "Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм" номинациясендә откан 155 мең сумлык грант акчаларына  тормышка ашырылды.

Грант проектының авторы Наилә Сафина. Әлеге эштә бертуганы Фәрит Мидхәтулы аның рухи остазы булган. Бертуганнар Түбән Каракитә авылында туган һәм үскәннәр.

Наилә Мидхәт кызы  авыл җирлеге китапханәчесе булып эшли, ә аның абыйсы Фәрит гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Барлыгы алар гаиләдә алты бала. Кызганычка каршы, ике туганнарын җирләгәннәр.

Наилә ханым  билгеләп үткәнчә, бу проектны күптән тормышка ашыру турында ул күптәннән хыялланган. Узган ел язылган проекты отмагач та,  өметен өзмәгән. Янәдән аны тулылыландырып,  үз максатына ирешү өчен, “Татнефть” җәмгыятенә юллаган.  

Әйтергә кирәк, бертуганнар грантны отып кына калмаганнар, ә уен-спорт мәйдачыгын да, балалары, туганнары белән бергәләшеп урнаштыруда зур көч куйганнар. Хәзер әлеге мәйданчык авыл үзәгендә урнашкан мәдәният йорты каршында урын калган.

–Без авылдашларыбызның тормышында һәм туган җиребездә үзебездән соң игелекле эш калдырырга, яшьләребезнең, үсеп килүче буынның гына түгел, ә өлкәннәрнең дә  сәламәт тормыш рәвеше алып баруларында шәхси өлешебезне кертергә телибез. Спорт белән шөгыльләнеп, һәркем үзенең озын гомерлелегенә бер адым ясый, сәламәтлеген ныгыта. Киләчәктә, шулай ук теннис, волейбол мәйданчыгы, йөгерү юлы булдыру турында хыялланабыз. Бу башлангычыбызда җитәкчеләребез, авылдашларыбыз ярдәменә өметләнәбез, - ди Фәрит Даутов.

Реклама

Спорт мәйданчыгын ачу тантаналы шартларда узды. Анда район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, җирлек башлыгы Рафикъ Җамалетдинов катнашты.

Айрат Җәлалов авыл өчен янып яшәүче  шундый энтузиаст кешеләрнең булуына соклануын, рәхмәтләрен белдерде. "Нәкъ менә бертуганнар Наилә һәм Фәрит кебек  кешеләр булганда авылларыбыз яшәячәк. Спорт  ул сәламәтлеккә бер адым. Мәйданчык буш тормасын, файда китерсен иде, -дигән теләкләрен җиткерде.

Авыл җирлеге башлыгы Рафикъ Җамалетдинов исә бүгенге көндә Япониядә уза торган Олимпия уеннарыннан мисал китерде.

–Дагыстан җирлегеннән килгән гади авыл егете спорт белән шөгыльләнүен нәкъ менә шундый урам инвентарьларыннан башлаган. Әлеге кызыксынулары аны олы спортка алып килгән. Бүген ул Олимпия чемпионы булды. Киләчәктә, бәлки  безнең авылдан да шундый чемпионнар үсәр дигән ышанычта калабыз,- дип билгеләп үтте ул һәм  Наилә Сафина һәм Фәрит Даутовка авыл җирлеге тормышына керткән шәхси өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.

Объектның танатаналы өлешеннән соң, җыелган халык һәм балалар, яшьләр тренажерларны өйрәнә башладылар.

–Әйбәт нәрсә икән, билләр язылып китте. Ниндидер җиңеллек тойдым, - ди Югары Каракитә авылында яшәүче Хәйдәр Исхаков спорт инвентарендә шөгыльләнеп алганнан соң. –Кичке якта, көндәлек эшләрдән соң йөрергә булыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X