Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы су объектларында 23 профилактик патруль төркем эшли

Җиһазландырылмаган урыннарда су коену катгый  тыела

Татарстан Республикасы территориясендә көннәр кызу  тору белән беррәттән  су объектларында кешеләр үлеме белән бәйле һәлакәтләр дә арта.

 Ел башыннан бирле республиканың су объектларында 64 шундый һәлакәт булган, нәтиҗәдә, 42 кеше батып үлгән, шуның җидесе–балалар.

114 янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары,  эчке хезмәт өлкән лейтенанты Ильвир Сәлахов сүзләренә караганда, Чүпрәле районы территориясендә 2022 елда су объектларында һәлакәтләр теркәлмәгән. Үткән ел исә  район территориясендәге сулыкларда ике кешенең гомере өзелә.

Кешеләрнең суда үлүен булдырмый калуның бердәнбер ысулы булып, профилактик эш һәм патруль төркемнәренең рейдлар үткәрү  тора.

Реклама

Бүгенге көндә  район территориясендә көн саен һәр су объектында 23 профилактик патруль төркем эшли.  114 янгын сүндерү  хезмәткәрләре, полиция бүлеге һәм авыл җирлеге  вәкиллләре белән берлектә торак пунктларда гидротехник корылмалар тикшерәлә, рейдлар оештырылган.

–Җиһазландырылмаган урыннарда су коену катгый  тыела. Бу хактагы белдерүләр барлык су объектларында куелган. Кагыйдәләрне үтәмәгән  гражданнарга 1500 сумга кадәр штраф салыначак,-ди Ильвир Сәлахов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X