Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Советының еллык йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзыев катнашты

Чүпрәле районы Советының кырык өченче утырышында 2019 һәм 2020 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

21 февральдә, Чүпрәле районы Советының кырык өченче утырышы узды, анда 2019 һәм 2020 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

Еллык йомгаклау утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзыев, район башлыгы Марат Гафаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин катнаштылар.

Чүпрәле районына килгәч, Васил Шәйхрәзыев 2019 ел ахырында ачылган икмәк заводы эшчәнлеге белән танышты.  Визит кысаларында Васил Шәйхрәзыев предприятие җитәкчесе Альфред Низамовка «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификат тапшырды.

Чүпрәле районы Советының кырык өченче утырышы календарьдагы аерым дата белән туры килде -21 февраль- Бөтендөнья туган тел көн буларак билгеләп үтелә. Бу дата кысаларында кунакларны район мәдәният йортында чүпрәлеләр милли киемнәрдә каршы алдылар. Чүпрәле районында элек-электән татар һәм чуашлар дус һәм тату яшәгән һәм яши, ә соңгы елларда район халык рус, үзбәкләр һәм башка милләтләр белән дә тулыланды. Кунакларга милли ризыклар да тәкъдим ителде.

 Утырышта катнашучылар һәм кунаклар мәдәният йорты фойесында райондагы җитештерүчеләрнең бай күргәзмәсен карадылар, шулай ук балалар учреждениеләре, тармак технологияләре техникумы, китапханәләр, туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге, шулай ук үзмәшгуль гражданнарның эшләре белән таныштылар.

Йомгаклау утырышы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровның отчет доклады белән ачылды.

Марат Гафаров 2019 елда муниципаль районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте адресына халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Икътисади күрсәткечләр турында сөйләгәндә, Марат Гафаров Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре рейтингында 2019 ел нәтиҗәләре буенча район 33 нче урыннны алып  торуын билгеләп үтте  (2018 елда - 35 нче урында иде).  Еллык нәтиҗәләр буенча тулай территориаль продукт 7,1 млрд.сум күләмендә бәяләнә, үсеш-5%.  Үзебездә җитештерелгән сәнәгать товарлары күләме 3,3 млрд.сум, бу 2018 ел белән чагыштырганда 16,8% ка артык. Икътисадтагы төп сәнәгать предприятиеләре булып «Государев амбар», «Цеолиты Поволжья» җәмгыятләре санала.

2019 елда авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме 2018 елга карата 108% үсеш белән  2,1 млрд. сум тәшкил иткән (республикада -22 урында).

Һава шартлары сынауларына бирешмичә район игенчеләре 2019 елда гектардан 27,3 центнер уңыш җыюга ирешкәннәр, тулаем ашлык күләме - 94,5 мең тонна. Шикәр чөгендеренең уңышы – 358 ц/га, көнбагышның уңышы-18,6 ц/га.

Киләсе ел уңышы өчен дә нигез салынган. 9,3 мең гектар көзге культуралар чәчелгән (бөртекле культураның 24% ы), 48 мең гектардан артык туңга сөрелгән (планның 100% ы). Район буенча бер шартлы терлеккә уртача 27,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, норма - 23 центнер. Терлекчелек юнәлешендә дә уңай динамика күзәтелә

Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә  район башлыгы алга таба  рапс, горчица культуралары мәйданын арттыру, чиста парларны сидератлар белән 100% чәчү, югары репродукцияле сыйфатлы орлыклар куллану кирәклеген атады. Һава торышы шартларына бирешми торган бөртек культурасы сортларын кулланырга, шлай ук савым сыерларының продуктлылыгын 5800 килограммга кадәр арттырырга, азык базасын яхшырту һәм таналар санын максатчан үстерү буенча эшне көчәйтергә кирәк, диде. 

Район икътисадында кече һәм урта бизнес секторы тотрыклы позицияләрне били. Барлыгы 409 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Бизнес структурасының  40% - сәүдә, 26% - авыл хуҗалыгы, 9%- төзелеш, 8% - сәнәгать, 11% - транспорт, 6% - төрле хезмәтләр күрсәтү тәшкил итә.

«Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыгын үстерү һәм аны җитештерүчеләр белән тутыру бүгенге көндә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Сәнәгать мәйданчыгының гамәлдәге резиденты «Формпласт» җәмгыяте пластик капкачлар - контроллерлар җитештерә башлады. 2019 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең әйләнеше 21 млн.сум тәшкил итте. «Глобалпак Татарстан» җәмгыяте лазер технологиясе буенча станокларда уенчыклар җитештерүне ачу алдында. Ә техник крахмал җитештерүне планлаштырган «Триада» җәмгыяте җиһазлар сатып алу өчен 3 млн.сумлык кредит рәсмиләштерә.

- Инвестицияләрне җәлеп итү - муниципаль район җитәкчелеге алдында торган өстенлекле бурыч, чөнки инвестицияләр күләмен арттыру яңа эш урыннары булдыруга, инфраструктураны үстерүгә, бюджетның керем өлешен тулыландыруга китерә, халыкның тормыш дәрәҗәсенә һәм сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Район башлыгы мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләренә тукталып, аның җитәкчеләре алдына бурычлар куйды. Аз керемле гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, ветераннарга һәм башка ярдәмгә мохтаҗ булучыларга күрсәтелгән дәүләт социаль ярдәме  эшенә анализ ясады.

2020 елга бурычлар турында сөйләгәндә, Марат Ринат улы, агымдагы елда шулай ук социаль – мөһим объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча зур күләмле эшләр башкарасы бар, диде.  Аерым алганда, Иске Уби авылында ФАП төзү, Иске Шәйморза участок хастаханәсенә, Чуваш Чүпрәлесе авыл мәдәният йортына, Иске Чокалы төп мәктәбенә капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Яңа Чокалы авылында тагын 1 блок-модуль кибете төзелеше планлаштырылган, торак пунктларны су белән тәэмин итү һәм су челтәрләрен төзү, шулай ук силос-сенаж траншеяларын төзү, ашлык саклау урыннарын, яшелчә саклау урыннарын, сыер абзарларын капиталь ремонтлау, торак пунктларның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү һ. б. эшләр дәвам итәчәк.

Үз чыгышының ахырында район башлыгы шулай ук илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән Хәтер һәм Дан елында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, район оешуның 90 еллыгы кысаларында, шулай ук мөһим сәяси вакыйгалар - ТР Президенты сайлауларында, Бөтенроссия халык санын алуда һ.б. чараларда да чүпрәлеләрнең актив катнашачагына  ышаныч белдерде. 

Сессиядә шулай ук КФХ җитәкчесе Равил Бикчуров һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров чыгышлары да тыңланды.

Реклама

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзыев Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, агымдагы елга төп бурычларны билгеләде. "Чүпрәле районы үз бурычларын уңышлы хәл итә, әмма иң зур икътисадый күрсәткечләргә ирешү өчен резервлар бар», - дип билгеләде Васил Шәйхрәзыев.

- Муниципалитетның уңышы һәр авыл җирлегеннән, һәр кешедән, һәр гаиләдән тора. Бары тик шулай булганда гына без нинди ялгышлыкларга юл куйганыбызны һәм аны ничек төзәтәчәгебезне белә алачакбыз, ә иң мөһиме - үсештә була алачакбыз,-дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары. Ул шулай ук алга таба үсеш өчен финанс чараларын җәлеп итәргә мөмкин булган барлык программаларда да катнашырга чакырды.

Илдар Гыйльметдинов үз чыгышында Дәүләт Думасы депутаты буларак, аның бүгенге көндә нинди юнәлештәге  закон проектлары кабул ителәчәген сөйләде. Аерым алганда, бу мәгариф өлкәсендә «Земский учитель» программасы, мәдәният өлкәсендә дә шундый ук, программа кабул итү фикерләре барлыгын әйтте. Шулай ук студентларны уку йортларына максатчан кабул итү юнәлешендә яңа таләпләр куярга кирәклеге, ягъни, киләчәктә белгечләрнең килешүдә күрсәтеләчәк урын буенча кайтып эшлиячәге турында сөйләде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медале белән

Иске Шәйморза авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар Зыятдин Җамалетдин улы Тимергалиев һәм Фәхретдинов Әнвәр Шәрифҗан улы;

“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" мактаулы исеме белән

Лениза Низәт кызы Хәсәнова, "Чүпрәлеагрохимсервис" ҖЧҖ хисапчысы

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт Хаты белән

Радик Рөстәм улы Сәйфетдинов, «Цильна» җәмгыяте механизаторы;

Алевтина Дмитриевна Хемницер, Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре;

Владимир Иванович Николаев, “Ак Барс - Чүпрәле” җәмгыяте директоры;

Чүпрәле муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән

Светлана Валериан кызы Илбеева, Хорновар-Шигали авылы мәдәният йорты мөдире;

Фәрит Бари улы Алиакберов, «Фламинго» җәмгыяте тракторчысы;

Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән

Радмил Альфред улы Сәлимҗанов,  район үзәк хастаханәсенең  әйдәп баручы программисты;

Моисей Васильевич Данилов, «Прогресс» предприятиесе инженеры бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X