Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган.

Шланга авылында барлык буын чик сакчылары хөрмәтенә монумент ачтылар. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланды (нәкъ менә чик сакчылары, Брест крепостенда 1941 елның 22 июнендә, сугышның шаһиты булдылар).

Шланга авылыннан фронтка 451 кеше киткән, шуларның 248е туган якларына әйләнеп кайтмаган. Ә тыныч вакытта чик буе хезмәтендә 27 кеше хезмәт иткән.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов билгеләп үткәнчә, бу монумент барлык чик сакчыларына, илебезне саклаучыларга тирән рәхмәт йөзеннән булдырылган. Монумент ил чиген билгели торган баганадан һәм бер ягында әфган сугышында һәлак булган Наил Нуртдинов һәм икенче ягында чик буе хезмәте солдатларына багышлап куелган мәрмәр плитәләрдән тора.

Тантаналы чарага төрле төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән хәрби киемдәге һәм чик буе гаскәрләренең флагларын күтәргән элеккеге чик сакчылары килгән иде. Алар арасында Чувашия, Ульяновск өлкәләреннән, Буа районыннан, Казан шәһәреннән, Тольяттидан килүчеләрне күреп була иде. Һәм, әлбәттә инде, үзебезнекеләр - Чүпрәле чик сакчылары, әфганчылар да бар иде.

–Без батырлык, чын патриотизм күрсәтүчеләргә, Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүчеләргә хөрмәтебезне белдерәбез, - диде Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов.

Узган елның көзендә Фәрит Хафизов белән Фәрит Сәгъдиев авыл җирлеге башкарма комитетына шундый монумент булдыру турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Эшкә тотындык, акчалар җыйдык. Мәрмәр плитәләр Карелиядән кайтарылды, -дип сөйләде Илдар Якупов та. Ул бу эштә башлап йөрүчеләргә Рәхмәт хатлары да тапшырды.

Митингта шулай ук кунаклар - ветеран-пограничниклар да чыгыш ясады. Алар сугышчан хезмәтләрен, язмышлары героик, кайчагында фаҗигале хезмәт итү авырлыкларын кичергән сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.Яңа ачылган монумен чәчәкләргә дә күмелде ул көнне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев