Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы пенсионерларын яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру

Чүпрәле муниципаль районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру.

 

Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган милли проектлар арасында яшьләр һәм өлкән буын турында кайгыртуга юнәлдерелгән проект бар. Бу - "Демография" проекты. Ул гериатрия кабинетларын ачуны һәм эшкә яраклы яшьтәге гражданнарны диспансерлаштыруны, һөнәри белем бирүне һәм пенсия алды яшендәге гражданнарга өстәмә һөнәри белем бирүне күздә тота.

Проект безнең район территориясендә дә тормышка ашырыла. Аерым алганда, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективы пенсия алды яшендәге гражданнар язмышы турында  борчыла. Өстәвенә, «РФда халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы закон нигезендә, алар өчен өстәмә гарантияләр каралган. Бу уңайдан, Чүпрәле районында 2019-2021 елларга «Юл картасы» төзелде. Ул әлеге яшь категориясендәге гражданнарны нигезсез эштән азат итүгә, шулай ук,  аларның эш белән тәэмин итү дәрәҗәсен киметмәүгә юнәлдерелгән.

 Россия Пенсия фондының райондагы бүлек  мәгълүматларына караганда, безнең район оешмаларында бүгенге көндә пенсия алды яшенә җиткән 596 кеше: 286сы хатын-кыз, 283е ир-ат хезмәт куя. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия алды яшенә җиткән гражданнарны  проектның мөмкинлекләре, башка төрле һөнәр ала алулары турында таныштыра.  Пенсия фонды тарафыннан да бу категория гражданнарга киң мәгълүмат җиткерелә.

“Демография” милли проектының “Өлкән буын" программасы кысаларынңда пенсия алды яшендәге гражданнарны яңадан һөнәри әзерләүгә зур игътибар бирелә. Моның  өчен,  эш бирүчеләрдән һәм  пенсия алды яшендәге гражданнарның үзләреннән, укытуга булган ихтыяҗны ачыклау өчен,  сораштырулар  үткәрелде. Нәтиҗәдә, Агымдагы ел ахырына кадәр һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы, 16 пенсия алд яшенә җиткән кеше “Каравылчы” буенча  укуларын тәмамлады. Тагын 10  пенсия алды яшендәгеләргә һөнәри белем белем бирү  күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев