Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы мәктәпләре Ак Барс Банктан 225 яңа ноутбук алды

Ноутбукларны яңарту программасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә.

Чүпрәле районы Башкарма комитеты залында гомуми белем бирү учреждениеләре директорларына тантаналы рәвештә ноутбуклар тапшырылды. Татарстанда цифрлаштыру елында район башлыгы Марат Гафаров 29 мәктәп директорларына 225 ноутбук тапшырды.

Ноутбукларны яңарту проектын Ак Барс Банк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән тормышка ашыра. Республика мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшырылачак. Бу хакта тантаналы рәвештә Чүпрәледәге  1 номерлы “Ак Барс Банкы”  офисы җитәкчесе Фәнил Җамалетдинов сөйләде.

Ак Барс Банкы ТР Финанс министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, ICL компаниясе җитештергән ноутбуклар мәктәпләргә элеккеге техника урынына тапшырылачак", — дип билгеләп үтте Җамалетдинов.–Барлык ноутбуклар Татарстанда  "ICL" компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Һәммәсе дә   «Минем Офис» һәм «Р7 — офис» программалары белән тәэмин ителгән. Офис пакетлар чит илләрдә булдырылган программаларга тиңдәш булып тора, текст, таблица, презентация редакторларын үз эчләренә алганнар. Болар барысы да импортны алыштыру шартларында аеруча актуаль,- дип өстәде ул.

Район башлыгы Марат Гафаров бүгенге тормышны заманча технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый, дип билгеләп үтте.

"Әгәр интернет, гаджетлар, ноутбуклар булмаса, без үсештә булмас идек. Хәзерге яшьләр, яшүсмерләр һәм хәтта кечкенә балалар да үз тормышларын гаджетлардан башка күз алдына китерә алмый. Заманча технологияләр тормышны шактый гадиләштерә. Сез моңа кадәр дә яхшы эшләдегез, яңа гаджетлар белән тагын да яхшырак эшләячәксез”, — дип мөрәҗәгать итте мәктәп директорларына район башлыгы.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов Ак Барс Банкка мәгариф учреждениеләре инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең район укытучыларын ноутбуклар белән тәэмин итү 2010 елдан башланды. «Укытучыга-Ноутбук» проекты кысаларында район мәктәпләре дүрт тапкыр ноутбуклар белән яңартылды. Бүгенге көндә барлык мәктәпләр дә югары тизлекле интернет челтәрләре белән тәэмин ителгән. Бу эш шулай ук «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» Федераль программасы хисабына башкарылды", — диде ул.

18 урта һәм 3 төп, шулай ук 8 балалар бакчасы — башлангыч мәктәп директорлары заманча техника белән бүләкләнде.

«Безнең мәктәптә 46 педагог белем бирә. Ноутбуклар эшне бик җиңеләйтә. Аның ярдәмендә укытучылар электрон журналлар тутыралар, дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда презентацияләр өчен файдаланалар. Кыскасы, педагогның бөтен эше ноутбук белән тыгыз бәйләнгән", - дип билгеләп үтә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Лилия Насыйбуллина.

«Республика җитәкчелегенә һәм Ак Барс Банкка мәктәпләрне заманча техника белән тәэмин иткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Шуның бәрабәренә без бүгенге замана белән бергә атлыйбыз. Мәктәпләр өчен бу бик яхшы бүләк», - дип уртаклашты Иске Чүпрәле күппрофильле лицее директоры Наталия Маркова да.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев