Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы кооператорлары 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар

Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү  һәм төрле мәсьәләләр каралды.

Чүпрәле районы Башкарма комитетында «Чүпрәле кооперациясе» кулланучылар кооперативының гомуми җыелышы булып узды.

Утырыш барышында идарә Советының 2020 елга хисабы һәм агымдагы елга бурычлар тыңланды, шулай ук кооперация составына яңа пайчыларны кабул итү  һәм төрле мәсьәләләр каралды.

Чарада "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе урынбасары Тимур Сәйфуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илмир Измайлов катнашты.

«Чүпрәле кооперациясе» 2018 елда оештырылган иде. Кооператив эшчәнлегенең төп юнәлеше - авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп һәм ваклап сатуны,  эшкәртү юлларын барлауны, автотранспорт, халыкка хезмәт күрсәтү юнәлешләрен үстерүне күздә тота.

Кооперация составына беренчеләрдән булып «Икмәк заводы» кооперативы керде.  Бүгенге утырышта, шулай ук,  кооперация составына кошчылык белән шөгыльләнүче Рөстәм Бадыйковны, «Чулпан» җәмгыяте  (директоры Рәмис Куликов), «Альфред Низамов» крестьян-фермерлык хуҗалыгын кабул итү каралды.

Кооперация идарәсе рәисе Альфред Низамов  2020 елда бер автолавка, шулай ук ипи, кулинария  әйберләре сату өчен ике машина сатып алынуы, моннан тыш, Яңа Чокалы авылында модульле кибет ачылуы, һәм район үзәгендә  икмәк заводының «Икмәк һәм кофе» кибете төзелүе хакында хәбәр итте.

-Барлык эшләр дә Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу юнәлештә быел да эшләячәкбез. Бүгенге көндә кооперация составында шулай ук «Дуслык» кооперативы да бар, ул киләчәктә ит продукциясе эшкәртү белән шөгыльләнергә планлаштыра. Кооперация составы алга таба тулыландырылачак, ә без үз продукциябезне сату күләмнәрен арттырырга, авыл халкына күрсәтелә торган хезмәтләр өлкәсен киңәйтергә ниятлибез,-дип билгеләп үтте Альфред Низамов.

Теманы дәвам итеп, «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе урынбасары Тимур Сәйфуллин республикада кулланучылар кооперативлары куллана ала торган программалар, грантлар ярдәме турында сөйләде.

Ахырда утырышта катнашучылардан тәкъдимнәр һәм сораулар тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев