Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм" милли проектын тормышка ашыра

Россия Президенты  Владимир Путин инициативасы белән башланып киткән милли проектлар  - шәһәр һәм районнарның кыяфәтен үзгәртүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга йөз тота. 

Әлеге эре илкәүләм проектларны тормышка ашыру һәм  контрольдә тоту  “Бердәм Россия” партиясенә йөкләнгән.

 Әлбәттә, милли проектларда катнашу һәр район һәм аның халкы өчен бик мөһим. Шушы  12 милли проектның  5се  буенча  агымдагы елда районыбызда да күпкырлы эшләр алып барылды.  Проектлар башлыча «Мәгариф», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар», «Мәдәният», «Демография», « Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» өлкәләрен колачлый. 

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» милли проекты  исә  Яңа Борындык авыл җирлеге территориясендә урнашкан  «Государев амбар» җәмгыятендә тормышка ашырыла.

Предприятиенең төп эшчәнлеге  бөртекле культуралардан он җитештерүгә корылган.  Ассортиментта — югары һәм беренче сортлы он, терлекләр өчен катнаш азык әзерләү  һ.б., һ.б. Продукция Татарстан Республикасында гына түгел,  Россия күләмендә, шулай ук якын чит илләрдә дә сатыла.

Әлеге  милли проектта  катнашу предприятиегә җитештерү процессын  оптимальләштерергә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен яңа инструментлар кулланырга мөмкинлек биргән.

-Милли проект нигезендә автоматлаштырылган контроль системасын гамәлгә кертү  кабул итү пунктында транспорт чараларының үткәрүчәнлеген 10-15% ка арттырырга ярдәм итте. Шул рәвешле, “су буе” чират торучы автотранспортлар саны кимеде, бу бөртеклеләрне җыеп алу чорында аеруча актуаль. Чөнки урып-җыю чорында машиналар саны көнгә 200 машинага кадәр җитәргә мөмкин,-ди оешманың әйдәүче белгече Нил Шәйдуллин.

Реклама

Чыннан да әлеге  системаны куллануның нәтиҗәлелеге күпкырлы һәм ул  оешмадагы эшчәнчелекне җайга салып, аны сыйфатлы итеп  башкарырга мөмкинлек бирә.  Кабул итү пуктына  йөк төяп килгән  автомобиль хуҗасына  махсус  карта бирелә, анда  йөкнең характеры һәм авырлыгы турында мәгълүмат языла.   Шунда ук лаборатория ашлыкның  экспресс-анализын үткәрә  һәм шуның нәтиҗәләре (ашлыкның сыйфаты, дымлылыгы һ.б, һ.б)  нигезендә автотранспорт йөкне бушату өчен тиешле маршрут буенча юнәлә. Транспортның йөк бушату зонасына кереп,  дөрес урнашу, урнашмавы,  борылуларына кадәр барысы да контрольдә тотыла.

Предприятиенең  директоры Васил Сәлахов җәмгыятьнең  хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектына  аның пилот статусына ия булган чорында ук кушылганлыгын билгеләп үтте.

- Бүген көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен замана белән бергә атларга кирәк. Коллектив  та шушы базар шартларында яңа ысулларны гамәлгә кертү  кирәклеген яхшы аңлый.  

Ел саен предприятиенең  матди-техник базасы да  яңартылып тора. Билгеле алар барысы да заманча,  компьютерлаштырылган.  Ә бу исә хезмәткәрләрдән дә яңа күнекмәләр булдыру  һәм квалификацияләрен арттыруны  таләп итә.  Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юнәлешендә болар барысы да бер-берсенә тыгыз бәйләнгән, - дип уртаклашты җитәкче.

Проектның гомуми  бәясе 12 млн. сумнан артык. Бүгенге көндә аны  тормышка ашыру буенча чыгымнар 7 млн.сумны  тәшкил итә. Җәмгыятьтә ашлык тикшерү өчен яңа җиһазлар, 10нан артык компьютер, берничә монитор һәм берничә дистә визуаль контроль камерасы сатып алынган. Әлегә ул бу проектны республикада тормышка ашыручы бердәнбер оешма булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев