Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.

Очрашуга Татарстан Республикасының күренекле хатын - кызлары-республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан килгән вәкилләр, мөхтәрәм кунаклар, конкурсның зона турларында җиңүчеләр, шулай ук активистлар һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары чакырылган.

Әлеге бәйге Татарстанда 20 елдан артык үткәрелеп килә, аны оештыручылар - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР Профсоюзлар федерациясе.

Чүпрәле районыннан тантаналы чарада хатын-кызлар берләшмәсе рәисе Зөлфия Йосыпова җитәкчелегендә делегация:  "Татмедиа" АҖ филиалы "Туган як" редакциясе җитәкчесе Резидә Җамалтдинова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева, "Городище урта мәктәбе" директоры Надежда Мокшина, ФАП мөдире Гөлнара Хафизова катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев