Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Каракитә филиалында силос салуга керештеләр

Район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында малларга кышлату өчен 8661 тонна күләмдә печән, 41140 тонна сенаж, 45471 тонна силос әзерләү таләп ителә.

Кышкы чорда маллардан тотрыклы продукция алу өчен беренче чиратта тулы кыйммәтле азык запасы булу шарт.
Дементьев исемендәге агрофирманың Каракитә филиалында силос салу эшләре тулы куәтенә бара. Әлеге филиалга килгәч тә моның шулай булуын тагын бер кат күрдек. 90 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуында “Ягуар” маркалы ваклатып төягеч комбайнны эшләтүче Вадим Черновка 4 “КамАЗ” автомашинасы беркетелгән иде. Каракитә филиалы идарәчесе Илгиз Дунаев әйтүенчә, Вадим тәҗрибәле механизатор, һәр эшен намус белән, булсынга дип башкаручы. КамАЗ автомашиналары шоферлары Илкән Шәрәфетдинов, Ринат Идрисов, Анатолий Яхин һәм Ильфат Садеев кукуруз басуыннан алып азык утарына кадәр көненә дистәләрчә рейс ясарга өлгерәләр. Биредә эш ике сменада оештырылган.

Азык утарындагы силос траншеясына КамАЗ автомобильләре кайтарып бушаткан тапатылган яшел кукуруз массасын “Амкадор” тракторы белән Рафаэль Айнетдинов эттереп тигезли, ә “К-700” тракторы белән Евгений Данилов исә тыгызлап таптатып тора. Тенге сменада исә аларны “К-700” тракторы белән Рәфик Санатуллин алмаштыра. Ә Николай Петрянкин исә “Ягуар” маркалы ваклаткыч комбайн белән төнге сменада кукурузларны тапатып төяп җибәрә.
- Кышын терлек азыгына кытлык булмасын өчен хәзер иң мөһиме азыкны җитәрлек күләмдә тупларга һәм аның сакланышын тәэмин итәргә кирәк,-ди Илгиз Дунаев.
Белешмә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 8 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча һәр баш терлеккә уртача 19,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән (малларны кышлату өчен һәр баш терлеккә уртача 23 центнер азык берәмлеге булырга тиеш).

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев