Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы егете Зөфәр Ханбиков 248 мең 440 тонна-км юл узган

Һөнәр сайлаганда күпчелек авыл малайлары шофер–машина йөртүче булам, дип хыяллана иде элек.

Райондашыбыз, Иске Шәйморза авылы егете Зөфәр Ханбиковка да  машина “җене” балачагында ук кагыла.

Шофер  һөнәре алган егет ил алдындагы хәрби бурычын да намус белән үтәп  кайта.

Белемле, тәртипле егетне колхозда  колач җәеп каршы алалар, чөнки шоферлар һәрвакыт кирәк.  Кайсы гына техникага утырса да, юлда игътибарлы, үзе һәрчак чиста-пөхтә, ә машинасы һәрвакыт юылган була аның.

Иске Шәйморза авылы халкы хезмәт куйган хуҗалык бүгенге көндә “Эталон-Агро” исемен йөртә. Зөфәр Ханбиков шунда “КамАЗ” машинасында эшли.

Юллар, юллар! Шушы юлларда менә инде ул өч дистәгә якын гомерен үткәрә. Саннар белән исәпләгәндә ул быел . 248 мең 440 тонна-км. юл узган Әйтергә генә ансат, иртәнге өчтән-дүрттән чыгып китәргә, буранлы, карлы, яңгырлы, җәйге челләдә дә  руль артына утырырга кирәк. Шушы юлларны узарга аңа гаиләсе: тормыш иптәше Ләйсәне, кызлары да көч-куәт  биреп тора.

Аз сүзле ул үзе. Хезмәте турында сораша башлагач та:  «Үз эшемне бик яратам»,– дип кенә җавап бирде. Шулайдыр, үзе сайлаган һөнәр бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев