Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  10 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.  

  Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.  

Ленар Гарипов катнашучыларны  агымдагы  елның 10 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә,  шулай  ук  хуҗалыклар  эшен  анализлауга  игътибар бирде. 

 Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    706,8 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар     - 238,6 мең баш,   дуңгызлар – 451,1 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 54,1  мең баш, кош-корт  – 14,5 млн баш,  атлар  – 19,6 мең  баш. 

 Киңәшмәдә бу  елның  10  аенда  эре  мөгезле  терлекләр санын арттырган  районнарның  исемнәре  аталды,  болар:   Мамадыш  (+3117 баш), Балтач   (+1303), Саба (+1663), Әтнә (+868), Балык  Бистәсе (+768), Кукмара (+825), Чүпрәле  (+317), Баулы   (+298) һәм  Тәтеш  (+208) районнары. Терлекләр  санын  киметкән  районнарга  кисәтү ясалды. 

Реклама

Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның 10  аенда   1135,8 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (104%),  332,4 мең  тонна ит    җитештерелгән (103%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек   -  81,4 мең  тонна (99%), дуңгыз    -  76,1 мең  тонна (106 %) һәм  кош-корт  -  172,9 (103 %).

 Министр урынбасары  сүзләре буенча,     республикада  8 ноябрьгә  авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда  тәүлеклек  тулаем  савым  3426,5  тонна булган. 

Сөт җитештерү  буенча  беренчеләр  рәтендә   Балтач, Әтнә,  Кукмара,  Алексеевск, Актаныш һәм Саба  районнары  аталды.    Ит  җитештерү  буенча   иң югары  күрсәткечләр    Биектау,   Мамадыш һәм  Кукмара  районнарында  күзәтелә.

Моннан  тыш,  киңәшмә  барышында    эре  мөгезле  терлекләрне  үрчетү  буенча  да  йомгаклар  ясалды.    Бу  юнәлештә эшне оештыру  хакында      “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе“ ДКУ башлыгы    Ришат Зарипов   чыгыш  ясады.    

Киңәшмә азагында  районнар  вәкилләрен  “Татарстан  Республикасы АПКсының иң яхшы  хезмәткәре” конкурсында  катнашуга чакырдылар.  Катнашучыларга  шулай  ук  терлек  азыгы  үзәгенең  эше  турында     видеоролик күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев