Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаровның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле чүпрәлеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – гомумхалык бәйрәме, чөнки аны хәрбиләр, “кайнар нокта”ларда утны-суны кичкәннәр, кайчандыр армиядә хезмәт иткән һәм “солдат дуслыгы”ның ни икәнен белгәннәр генә түгел, ә бар халык билгеләп үтә. Халыклар үз иткән башка тантаналар арасында ул иң лаеклы урын алган дата.

Безнең сугышчылар гомерләре бәрабәренә илнең азатлыгын саклап калган, аларның фидакарьлеге һәм каһарманлыгына күрә Россия көчле, бәйсез дәүләткә әверелгән. Безнең бурыч – ул батырлыкларны истә тоту, Ватаныбыз сагында, бүген дә хәрби хезмәттә булган һәр кешене хөрмәт итү.

Кырыс сугыш елларын кичкән, яу кырларында тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, совет дәвере төгәлләнгәннән соңгы сугышчан хәрәкәтләрдә чыныгу алган, ныклык һәм көч күрсәткән сугышчылар каршында без баш иябез. Без аларны хәтерлибез, рәхмәт хисләре белән исемнәрен кабатлыйбыз.

Бүгенге көндә Ватанны саклаучылар Россия традицияләрен лаеклы дәвам иттерәләр, Россия Армиясенең һәм Хәрби-Диңгез Флотының куәтен ныгыталар.

Хөрмәтле армия һәм флот сугышчылары, кадерле ветераннар! Сезне, якыннарыгызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге телим.

Бәйрәм белән! Ватанны саклаучылар көне белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев