Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның Раштуа бәйрәме белән котлавы

Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора.

Хөрмәтле православие динен тотучы чүпрәлеләр!

Сезне чын күңелдән  Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Раштуаны бәйрәм итеп, без христианнарның бай традицияләрен билгеләп кенә калмыйбыз, үз тарихыбызга, рухи тамырларыбызга, мәңгелек кешелек кыйммәтләренә дә мөрәҗәгать итәбез.   

Әлеге бәйрәмнең бөек тылсымы кеше тормышына тирән мәгънә сала, иман, өмет һәм мәхәббәт чыганагы булып тора. Адәм баласын ул игелек-изгелеккә, күңел сафлыгына өнди.

Чүпрәлеләр, христиан диненең иң яхшы традицияләренә тугры калып, тормышыбыздагы югары-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда әһәмиятле роль уйный, җирдә тынычлык, татулык хакына тугры хезмәт итү, дин тотучыларның үзара бердәмлеген көчәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша. Алга таба да христиан динен тотучы райондашларыбыз күпмилләтле халыкның бай мирасын үстерүгә, милләтара, динара элемтәләрне, дуслык-татулыкны ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам. Яңа ел һәркайсыбыз өчен файдалы һәм игелекле эшләргә бай ел булыр.

Раштуа һәр гаиләгә бәхет-шатлык, үзара аңлашу алып килсен. Сезгә рухи күтәренкелек, тынычлык, сәламәтлек, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев