Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның Җиңү көне белән котлавы

Кадерле ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне бөек һәм изге бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!  1945 елның Җиңү языннан безне 74 ел аерып тора, әмма Россия һәм аның халкы  өчен якты, моннан да олырак  һәм тантаналырак  бәйрәм юк. Шушы  еллар дәвамында илебезнең бәйсезлеген саклап калган халыкның үлемсез батырлыгы һәр Россия кешесенең йөрәгендә яши.

Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Ул һәр йортта, һәр гаиләдә, йөрәкләрдә  үзенең эзләрен калдырды.  Бөтен ил  халкы  Ватанны саклауга күтәрелде.  Халкыбыз батырлыгының бөеклеген беркем бернигә тиңли алмый.  Җиңү көне бөтен дөньяга нәкъ менә безнең илебезнең халкы, армиясе  нацизмга җимергеч һөҗүм ясаганлыгын тагын бер кат искәртә. Бөек Ватан сугышында җиңү - ул милли горурлык, хәрби дан һәм Ватаныбызның батырлыгы символы. Бу безнең бәһасез тарихыбыз, аның һәр бите газап һәм хәсрәт, көрәш һәм Бөек Җиңү белән тулы. Без ул чордагы вакыйгаларны, буыннан-буынга тапшырырга, бу көннәр турында истәлекләрне сакларга тиешбез.

Гаҗәеп  "Үлемсез полк» акциясе бөтенхалык танылуын алды. Ел саен 9 май көнне авыллар һәм шәһәр халкы бердәм колонна булып, Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-әниләренең, әби-бабаларының, туганнарының фотосурәтләрен күтәреп чыга. Бездә дә район үзәгенең төп урамнары буйлап “Үлемсез полк” узачак.  Без хәтерләгәндә, алар барысы да исә булыр.

Россиялеләр хәтерендә мәңгегә сугыш чоры: Ленинград блокадасы, Мәскәү өчен көрәш, Курск дугасы, Брест крепосте, Сталинград сугышы, концлагерь кебек вакыйгалар истә  калачак. Без беркайчан да Совет Армиясенең Европа илләре буенча җиңүен, Берлиндагы Рейхстагка  Җиңүнең Кызыл Байрагын элүне  һәм Бөек Җиңү Парадын онытмаячакбыз. Вакыт буыннар хәтерендә тиңдәшсез каһарманлыкны, какшамас батырлыкны  һәм җиңүче халыкның каһарманлыгын мәңгегә саклап калачак. Якташларыбыз батырлыгы да онытылмаячак. Сугышның беренче көннәреннән үк Чүпрәле районының ундүрт меңнән артык кешесе фронтка китә. Аларның яртысыннан артыгы һәлак була, туган җирләренә әйләнеп кайтмый.

 Без Советлар Союзы Геройлары - Зариф Алимов (Яңа Кәкерле), Семен Уганин (Матак), Нурулла Фазлаев (Мунчәли), Исмәгыйль Хәкимов (Зур Чынлы), Петр Юхвитов (Хорновар-Шигали) һәм Дан орденының тулы кавалерлары Зиатдин Арсланов (Кече Чынлы) һәм Григорий Семенов (Городище) белән горурланабыз.Герой-якташларыбыз мәңгегә безнең белән бер сафта - аларның исемнәре район торак пунктлары урамнарына, белем бирү йортларына бирелде.  

Кызганычка каршы, вакыт аяусыз. Шул канкойгыч, каты сугышның шаһитлары көннән-көн азая бара. Бүгенге көндә районда  нибарысы алты  Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Хатын-кызларның, картларның һәм балаларның тылдагы фидакарь хезмәте дә җиңүгә зур өлеш кертте. Үзләре өчен булган күп нәрсәләрдән баш тартып, алар «Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!» шигаре белән яшәделәр.

Бүген Чүпрәле районында яшәүче һәр кешенең бурычы - һәлак булган фронтовиклар истәлеген саклап калу, безнең белән яшәүче ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган сугышчылар гаиләләре игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм бүгенге бәйрәмне җиткерә алмаган ветераннарга мәңгелек дан!

 Кадерле ветераннарыбыз!

Үлемсез батырлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз, тыныч күгебез өчен сезнең алда баш иябез! Сез һәрвакыт безнең өчен тормыш ныклыгы, фидакарьлек һәм илебезгә  тугрылыклык  үрнәге булачаксыз! Шәхсән үз исемемнән һәм район халкы исеменнән сезгә, кадерле ветераннар, хәрби һәм хезмәт батырлыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Бу кырыс сугыш елларында тылда хезмәт куючылар, дошманны тар-мар итү өчен армияне  тәэмин итүчеләр алдында баш иябез!

Хөрмәтле чүпрәлеләр!

Җиңүче халыкның Бөек данына лаек булыйк!  Бәхет, игелек һәм тынычлык! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев