Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаровның Бөек Җиңү белән котлавы

Хөрмәтле ветераннар- фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Чүпрәле муниципаль район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Онытылмас кырык бишенче елдагы кебек үк, 9 май бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып кала. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләндерә. Бөек Җиңү көне - күңелләрне дулкынландыра торган иң кадерле һәм иң шатлыклы бөтенхалык бәйрәме.

Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Безнең Чүпрәле районыннан Бөек Ватан сугышына 14375 кеше алынган. Шуның 7191е яу кырларында башын салып, ятып калган. Ирләр белән беррәттән, кулларына мылтык алган хатын-кызларыбыз белән дә чын-чынлап горурланабыз. Тылда да тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп хезмәт итә Чүпрәле халкы. Хатын-кызлар, яшүсмерләр, шул чор балалары тәүлегенә 12-14шәр сәгать эшләп, фронтны кирәк-ярак белән тәэмин итеп тордылар. Хезмәтегез өчен, йокысыз үткән төннәрегез, тол калудан койган яшьләрегез өчен сезнең алда мәңге бурычлыбыз. Зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле тыл хезмәте ветераннары!

Еллар безне туп тавышлары яңгыраган, миллионлаган ватандашларыбызның каны коелган кайгылы көннәрдән торган саен ераккарак алып китә.

Реклама

Вакыт үткән саен Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны кими бара. Хәзер алар районыбызда 2 генә кеше калды. Шуңа күрә дә батырларның истәлеген мәңгеләштерергә, үзебезнең арада яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә бөтен халык белән кайгыртучанлык күрсәтеп, балачактан таныш булган “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмый” дигән канатлы сүзләрне тормышка ашырырга тиешбез.

Кадерле ветераннарыбыз һәм тылда фидакарь хезмәт күрсәтеп Бөек Җиңүне якынайткан райондашлар! Сезне ихлас күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәм. Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, иминлек, кадер-хөрмәт күреп яшәвегезне һәм туган җиребезне башка беркайчан да сугыш ялкыны чорнамавын, күгебез аяз, тормышыбыз имин һәм мул булуын телим. Без сезнең алда елларның имин булуы, бәйсезлегебез, туган һәм туачак балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен мәңге бурычлы. Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының батырлыгы бүгенге һәм киләчәк буыннар күңелендә мәңге яшәр. Батырлар даны мәңгелек! Илебез азатлыгы өчен көрәшеп һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрдән чәчәкләр өзелмәсен, алар халык күңелендә мәңге саклансын. Бөек Җиңү бәйрәме белән, хөрмәтле райондашлар!

Тирән ихтирам белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев