Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Сугыш чоры авырлыкларын үтеп, өйгә әйләнеп кайтучы ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара.

Алар, без бары тик сөйләүләр, китаплар һәм фильмнар буенча гына укып, күреп белгән куркыныч елларның тере  шаһитлары. Бүгенге аяз күк йөзебез, көннәрнең тынычлыгы- бу аларның казанышы.

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан традиция буенча Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров авыл җирлекләре башлыклары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр ветеранның өендә булды. Якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, үз гомерләре  бәрабәренә Бөек Җиңүгә  керткән өлешләре өчен Рәхмәт белдерде.

Һәр ветеранга Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, шәхсән үз исеменнән котлау открыткасы, махсус Җиңү бәйрәме бүләкләрен тапшырды.

Бүгенге көндә безнең районда  Бөек Ватан сугышы елларында катнашучы 7 ветеран,  105 сугышта катнашучыларның тол хатыннары, 372 тыл хезмәтчәне яши. 

Район башлыгы белән очрашкач,  ветераннар хатирәләрен  яңартты. Марат Ринат улы исә аларның сәламәтлеге, ихтыяҗлары һәм проблемалары белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев