Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде

Чүпрәле районында сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. 


Иртә булуга карамастан, күпчелек чүпрәлеләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирергә килде. Иртәнге якта ук  Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Ринат улы Гафаров та үз тавышын бирде.
Марат Ринатович әлеге сәяси вакыйга уңаеннан үз фикерен белдерде.
- Сайлауларда катнашу безнең гражданлык һәм патриотик бурычыбыз булып тора. Сайлауларда катнашып, без, Россия гражданнары, үзебезнең яшәү шартлары өчен тавыш бирәбез, мәдәни дини, кыйммәтләребезне һәм гадәти тормыш рәвешен саклыйбыз, бер сүз белән әйткәндә һәрберебезнең хыялы тормышка ашсын өчен тавыш бирәбез.
Мин тавыш бирү хокукына ия булган Чүпрәле районының барлык гражданнарын бүген үз сайлау участокларына килергә һәм үз тавышын бирергә чакырам. 
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районында бүген 36 сайлау участогы ачылды һәм алар барысы да 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
#ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев