Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты

Бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды. 

Бүген, 18 январьда Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров коронавирустан прививка ясатты.  Өч атнадан, 8 февральдә аны кабат вакцинация көтә. 
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көннән Татарстанда Covid-19 дан массакүләм вакцинацияләү башланды.. 
Чүпрәледә беренчеләрдән булып прививканы район башлыгы Марат Гафаров ясады.
- Организмның реакцияләре турында әлегә нинди дә булса нәтиҗә ясый алмыйм, тик вакцина ясатырга кирәк дип саныйм. Әгәр без авыруны җиңәргә телибез икән, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга тиешбез, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов сүзләренә караганда, поликлиникага  140 доза "Спутник V" сәүдә маркасы астында  Гам-КОВИД-Вак вакцинасы кайткан. Вакцина барлык кирәкле клиник тикшеренүләрне узган.  Бүгенге көннән башлап чүпрәлеләр вакцина ясату өчен район хастаханәсе поликлиникасына мөрәҗәгать итә алалар. 


Баш табиб, беренче прививкадан соң, куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеген ассызыклады: җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелырга, битлек режимын сакларга, элемтәләрне минимальләштерергә, спорт, физик хезмәт белән шөгыльләнүне минимальләштерергә, социаль дистанцияне үтәргә, алкогольне һәм иммун системана авырлык китерә торган даруларны чикләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев