Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров хезмәт ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котлады

Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда Рабига апа "Алга" колхозында төрле эшләрдә эшли, хәтта басуларда трактор белән дә идарә итә.

Бүген, 3 декабрьдә, район башлыгы Марат Гафаров Иске Ишле авылында гомер итүче Рабига Җиһанша кызы Айметованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Марат Гафаров юбиляр янына,  барлык санитар таләпләрне үтәп, өенә килде. Илебез Президенты исеменнән Котлау хатын һәм үз исеменнән бүләк тапшырды. Сугыш елларында илнең аякка басуына керткән өлеше өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, иң изге теләкләр, сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде.

Рабига апа тыл хезмәтчәне. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда "Алга" колхозында төрле эшләрдә эшли, хәтта басуларда трактор белән дә идарә итә.

Реклама

Айметов Зәйдуллага кияүгә чыга, ул Бөек Ватан сугышы инвалиды булып кайта. Зәйдулла абый бу дөньядан 1991 елда китә. Рабига апа авыру ирен 9 еллап карый.

Гаиләдә 9 бала туа. Бүген Рабига Җиһанша кызы Венера белән яши. Тормыштан канәгать, ил-көнгә тынычлык тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X