Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров: Беренчел бурыч- җитештерүне үстерү

Товар җитештерүчеләргә үз продукцияләрен республикада да, ил төбәкләрендә дә тәкъдим итү аеруча мөһим.

Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре Марат Ахматов һәм Ринат Исламов белән очрашу узды. Очрашуда район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләренең эш визиты Чүпрәле районының инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерү максатын күздә тотты.

 Очрашу барышында эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә ярдәм күрсәтүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.  Аерым алганда, сүз Чүпрәле районында җитештерүнең яңа юнәлешләрен булдыру  һәм продукцияне сату юллары турында барды.

- Бүгенге көндә безнең беренчел  чираттагы бурыч-җитештерүне үстерү. Моның өчен, тулаем экспорт потенциалына ия булырлык һәм Чүпрәле районының инвестицион климатына яңа юнәлеш салырлык предприятиеләр ачарга кирәк. Юнәлешләр бик күп. Әйтик, тегү цехы булдырып, анда алга таба махсус киемнәр тегүне җәелдерүне күздә тотабыз.  Шулай ук, балалар өчен уен комплекслары җитештерүне җайга салырга телибез. Моннан тыш, безнең планнарда-кешенең тәнендәге һәм киемендәге микробларның 99% ын юкка чыгарырга сәләтле озон кабиналары җитештерү, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Марат Гафаров шулай ук иван-чәй җитештерү юнәлешен булдыру  белән дә уртаклашты.

 "Күпләр хәзер сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, натураль продуктларны куллануга йөз тота.  Гадәти чәй урынына, әйтик, дәвалау үзлекләренә ия булган үләннәргә күчә. Шуңа күрә без дә бу юнәлештә эшләргә планлаштырабыз", - диде ул.

Моның өчен, беренче чиратта, товар җитештерүчеләргә үз продукциясен республикада да, ил төбәкләрендә дә тәкъдим итү мөһим. Бу мәсьәләдә республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын әйттеләр. Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе киңәшчесе Марат Ахматов палатаның эш системасы, республикада, ил төбәкләрендә дә товар җитештерүчеләр продукциясен таныту өчен күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде.

Аннан Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре "Чүпрәле" сәнәгать мәйданчыгында булдылар, "Формпласт" предприятиесе эшчәнлеге белән таныштылар, икмәк заводында, "Идел буе Цеолиты"  җәмгыятендә, шулай ук "Дуван бакчалары" кооперациясендә  булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев