Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров алдан тавыш бирүдә катнашты

Район мәдәният йорты бинасында урнашкан 16.022.06 номерлы счет участогында бүген җанлылык хөкем сөрә.

Биредә бүген «Бердәм Россия» партиясеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү уза.

Әлеге участокта яңа объектлар һәм капиталь төзекләндерү  эшләренең барышы белән танышканнан соң Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров та тавыш бирергә килде.

- Шунысы куанычлы, чүпрәлеләр бүгенге алдан  тавыш бирүдә бик  актив катнаша. Сайлауларда катнашу, барыннан да элек, бу безнең хокук һәм бурыч, – диде район башлыгы.

Әңгәмә барышында район башлыгы Марат Гафаров «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүен  кандидатлар арасында иң яхшыларны сайларга мөмкинлек бирә торган  мөһим процесс булуын  белдерде.

- Бу  барлык кандидатлар өчен дә үзләрен күрсәтү, үз тәкъдимнәрен җиткерү, ә сайлаучыларга халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен лаеклы кандидатларны гына  сайлау мөмкинлеге бирә,- дип билгеләп үтте Марат Ринат улы.

Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районында иртәнге сәгать 8дән алдан тавыш бирү өчен 6 участок ачылды һәм алар кичке сәгать 20.00 сәг. кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев