Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров 90 яшьлек тыл хезмәтчәне белән очрашты

Бүген, 2019 елның 22 январенда, район башлыгы Марат Гафаров Иске Чүпрәле авылында яшәүче, гомер буе  үзен үзешчән сәнгатькә, мәдәният үсешенә, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм иҗатын саклауга багышлаган, тыл ветераны Фасахәт апа Хөсәенова янында  булды.

Марат Ринат улының визиты юкка гына түгел иде: шушы көннәрдә район халкының  яраткан җырчысы 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Район башлыгы аны юбилее белән котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, сүнмәс иҗат, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде, чәчәкләр бүләк итте.

Реклама

Марат Гафаров ветеран белән аралашып, яшәү шартлары белән танышты, сәламәтлеге белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X