Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлеге эшчәнлеге

 Юл бир, “Ашыгыч ярдәм” ашыга

Район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә соңгы айларда мөрәҗәгать итүләр тагын да арткан

Ашыгыч ярдәм - медицинада иң авыр хезмәтләрнең берседер ул. Чөнки биредәге белгечләргә төрле хәлләрне күрергә туры килә. Аеруча бүгенге коронавирус инфекциясе таралу куркынычы зур булган соңгы айларда аларның эше тагын да катлауланган.

Безнең район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә хатын-кызлар да, ир-атлар да эшли, күбесе стажлы белгечләр. “Ашыгыч ярдәм” бүлегенең кабул итү бүлмәсе шәфкать туташы Илһамия Акбарова, мәсәлән, монда бертоташтан 31 ел  хезмәт куя. Эш сәгате иртәнге 8 сәгатьтән башланып кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам итә. Шалтыратулар кабул итеп, ашыгыч ярдәм бригадасын тиз арада шунда җибәрү дә, авыруларга кирәкле табибны чакырту, анализлар алу, хастага беренче ярдәм күрсәтү дә аңа йөкләнгән. Коронавируска шиклеләрдән дә борыннарыннан һәм тамакларыннан мазоклар алып, аны Буа, Казан лабораторияләренә озату кәгазьләрен тутыру кебек хезмәтләрне дә бик төгәл башкара ул бу көннәрдә.    

- Кечкенәдән үк шәфкать туташы булып, кешеләргә ярдәм итү турында хыялланып үстем. Хезмәтебез җиңел түгел, әлбәттә. Безнең бүлектә ярдәм алган кешеләр риза булса, аларның рәхмәте эшебезгә иң зур бәя, - ди ул.

Бүлектә һәр көнне ике бригада кизү торып, район халкына ашыгыч ярдәм күрсәтә. Рамил Гафуров һәм Илфат Җамалтдинов ашыгыч ярдәмнең беренче бригадасында хезмәт куялар. Егетләрнең икесе дә бирегә Буа медицина училищесын тәмамлап кайтканнар. Илфат читтән торып Ульяновск дәүләт университетында  реабитолог һөнәрен дә үзләштерә. Икенче ашыгыч ярдәм бригадасында исә фельдшер Альбина Рафикова район халкына хезмәт күрсәтә. Тәҗрибәле, стажлы белгечләрнең берсе. Бүлектәге санитарка Гөлфия Хәйретдинова турында исә “ул безнең уң кулыбыз, тәртип, чисталык сагында торучыбыз” диләр. “Ашыгыч ярдәм” бүлеге шоферлары Айдар Мөшәрәпов һәм Рамил Латыйпов та үз эшләренең осталары, тиз арада авыру янына фельдшерларны алып барып, аларны хастаханәгә кайтарып җиткерүдә зур көч куялар.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең барысы да диярлек коронавирус шартларында эшләүче персоналга тиешле 25 мең өстәмә түләүләрне алган.   

Бүлектә хезмәт куючыларның эшен чынлап та җиңел дип булмый. Олы ихтыяр көченә ия, курку белмәс, авырлыклар алдында каушап калмый торганнар гына башкара ала бу хезмәтне.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев