Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәк хастаханәсендә COVID-19 авыруына каршы вакцина ясау дәвам итә

​​​​​​​Бүгенге көнгә чүпрәлеләрдән 190 кеше вакцина ясаткан.

Сәламәтлегемне кайгыртып ясаттым вакцинаны, -ди икенче этап вакцинация үтәргә килгән . –Бберенчесен январь аенда ясаткан идем. Организмымда бернинди үзгәреш тә тоймадым дисәм, бераз хәлсезлек булып алды кебек. Ә температура һәм тагын да катлаулырак симптомнардан бернәрсә дә күзәтелмәде. Агрофирма филиалында эшлим, бер көн дә эштән калмадым. Әле менә икенчесе ясатам инде. Дөресен генә әйткәндә, тормышның элеккеге, бу коронавирус авыруы таралганчы булганына кайтасы килә. Маска кимичә, рәхәтләнеп йөрүгә, туганнар, дуслар белән күрешүгә, диюем. Халыкның 60 процентында бу авыруга каршы иммунитет формалашкач, бөтен төр чикләүләр бетәчәк, диләр бит.

“Халыкның 60 процентына” дигәндә, безнең районда 190 кешенең генә вакциналаштырылган булуы бу 60 процентка әле бик ерак булганлык турында сөйли. Баш табиб Ильмас Шиһабетдинов сүзләренә караганда, кимендә районның 10000 кешесенә вакцина ясалганда авыруның таралуына киртә куелачак.

–Хәзер “Спутник V” маркалы Гам-КОВИД-Вак вакцинасының бер ампуланың бер кешегә генә исәпләнелгәне кайтты. Әлек бер ампула биш кешелек иде. Район үзәк хастаханәсенә бүгенге көнгә вакцина ясаганнан соң өзлегүләр белән бер кеше дә мөрәҗәгать иткәне булмады, -ди Ильмас Шиһабетдинов.

Без икәү, тормыш иптәшем Сания белән, бер көнне ясаттык вакцинаны, -дип сөйләгән иде безгә  хезмәттәшебез Альбарт Шәрәпов та. – Шәһәрләрдә чират төзелә аны ясату өчен, ә безнең районда бик уңайлы –температураңны үлчиләр, хроник авыруларың бармы-юкмы – тикшерәләр, рекомендацияләр бирәләр. Бернинди үзгәреш тә булмады, икенче тапкыр ясатачак көнебез килеп җиткәнне көтәбез, -диде ул безнең хәлләрен белешеп алуыбызга каршы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев