Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район суды чөгендер орлыгы урлаучыларга хөкем карары чыгарды

2019 елның 12 маеннан 13 маена каршы төндә кылынган җинаять эшенә ниһаять нокта куелды.

Татарстан Республикасының Югары суды да район судының хөкем карарына әллә ни үзгәртү кертмәде. Сембер шәһәрендә яшәүче караклар - 47 яшьлек Азат Җәлалдинов, 46 яшьлек Олег Матвеев, 26 яшьлек Илдар Мәхмүтов, 24 яшьлек Али Кантеев һәм аның яшьтәше Николай Чуваков алдан киңәшләшеп куелган мәкерле планнарын гамәлгә ашыру өчен, шушы төндә “Газель” һәм “Ниссан Альмера” маркалы ике автомобиль белән районыбыздагы “П.В. Дементьев” исемендәге агрофирманың гербицидлар һәм чәчүлек чөгендер орлыклары саклана торган складка киләләр. “Эшне” башкарып чыгу өчен кирәкле инструментлар белән коралланган караклар җинаять эзен калдырмау максатыннан медицина битлеге һәм перчаткалар кулланалар. Сакчы Н. Антипов сүзләренчә, “төнге кунаклар” сакчылар өчен ясалган өйчекнең ишеген шакыйлар.
“Мин тикшерү килде дип ишекне ачтым, шул мизгелдә ике ир – егет атылып керде дә мине бик нык этеп җибәрде, ботарлап мине күкрәк өстенә яткырдылар һәм аяк – кулларымны скотч белән бәйләделәр. Ак битлек астында йөзләрен күрмәдем. Русча: “бабайга тимәгез” диделәр. Тегеләр складка киткәч тә берсе мине саклап торды. Аннан соң болгаркага ошаган тавыш ишеттем. Ярты сәгать вакыт үттеме юкмы, алар китеп тә бардылар”, - ди сакчы.
Төркемдә катнашучы Азат Җәлалдинов, Илдар Мәхмүтов һәм Олег Матвеев тегеләр складка кереп киткәч урам якта “иминлекне” тәэмин итү өчен күзәтүче ролен үтиләр. Чыннан да, бик кыска вакыт эчендә 61 тартмадагы 1 миллион 328 мең 033 сумлык “Леопард Круйзер 10” сортлы шикәр чөгендере орлыгын “Газель” әрҗәсенә төяп тә куялар һәм янә Сембергә юл тоталар. Караклар үз җинаятьләрен никадәр генә хәйләле кырырга тырышсалар да, полиция хезмәткәрләре аларның эзләренә тиз төшәләр. Район суды аларның һәркайсына кылган җинаятьләре күләменә карап, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 161 маддәсендәге 3 нче бүлекчәсе буенча хөкем карары чыгарды һәм җиде елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итте. Шуның өстенә 100 әр мең сум штраф та түлисе була.

Реклама


Чүпрәле район судының матбугат үзәге материаллары нигезендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X