Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаровның Ураза гаете белән котлавы

Хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләр! 

Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим. Бу – бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе.

Рамазан ае – ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар. Шушы изге көннәр дәвамында районыбызның барлык мөселманнары үзләренең күндәм, сабыр  булуларын тагын бер кат расладылар. Бу өйдә калып, көннәрне кичәләрне гаилә белән догада үткәрү, тәравих намазларын да өйдә генә укуда чагылды.

Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим! Изге айда кичергән рухи үзгәрешләр һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, аларны озак елларга саклап калсын! Ураза бәйрәме  мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, барлык теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.

Марат Гафаров, Чүпрәле районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев