Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Бөек Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырды

Бүгенге көндә Чүпрәле районында биш Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Бүген, 2020 елның 27 февралендә, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугыш ветераннары: Уби авылында яшәүче  Валентина Петровна Калачева, Яңа Кәкерле авылында яшәүче  Фатыйх Җәләлетдин улы Җәлалтдинов  һәм Мунчәли авылында яшәүче  Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов янында булды.

Ветераннарның яннарына бару  "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшыру уңаеннан оештырылды.

Район башлыгы ветераннарга батырлык, илебез иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде.

Шулай ук Марат Гафаров аларның сәламәтлеге, ихтыяҗлары белән дә кызыксынды. Ветераннар янына авыл җирлекләре башлыклары һәм мәктәп укучылары да килде. Мәктәп укучылары җырлар һәм шигырьләр әзерләгән иделәр.

Исегезгә төшерәбез, беренче юбилей бүләкләре 2020 елның 21 февралендә, Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык өченче утырышы барышында тапшырылды .

Бу хакта әлеге язмада Чүпрәле ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален тапшырдылар
Бүгенге көндә Чүпрәле районында биш Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев