Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район архивы конкурста катнашып, грант отты

ТР муниципаль архивларына грант ярдәме буенча игълан ителгән конкурска нәтиҗәләр ясалды. Конкурс ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән иде. Анда  безнең район архивы да катнашты.

–Конкурс агымдагы елның 1 сентябреннән игълан ителде һәм анда катнашырга теләүчеләр үзләренең проектларын 20 сентябрьгә кадәр тапшырырга тиешләр иде. Грант ярдәме конкурсында катнашу өчен башлап “Чүпрәле районының үткәне һәм бүгенгесе фоторәсемнәрдә” дигән тема сайлап алдым һәм гариза тапшырдым,-ди район архив бүлеге җитәкчесе   Гөлшат Вәлиева.

Реклама

Проект әзерләү барышында Гөлшат Вәлиева «Чүпрәле районының үткәне һәм бүгенгесе фоторәсемнәрдә” мәгълүмат системасын һәм фондын булдыруны максат итеп  куйган. 17 октябрьдә исә ул үзенең проектын Казан шәһәренә барып, халык тыңлауларында яклаган. Шушы көннәрдә исә ”РФ архив фонды документларын һәм башка архив документларын куллану һәм популярлаштыру буенча проектларга ярдәм күрсәтү” номинациясендә район архив бүлеге проектының җиңү яулавы һәм грант отуы билгеле булды.Архивның элеккеге бинасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев