Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле пенсионерлары йөзделәр, йөгерделәр, көч сынаштылар

Спартакиада

Районда “Өченче яшь” X республика пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды

Өлкәннәр көне алдыннан район пенсионерлары спартакиадада катнашып, көч сынаштылар. Чара ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган иде.

Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым узды. Дартс һәм мылтыктан ату буенча ярышлар – район мәдәният йортындагы спортзалда, йөзү буенча – “Акчарлак” бассейнында узды. Өстәл теннисы уеннары “Чемпион” физкультура-савыктыру комплексында оештырылды.

Дартс буенча хатын-кызлар арасында Любовь Атина – I урын, Наилә Сафина – II урын, Рәйнә Миначева III урын яулады. Ир-атлар арасында: Наил Низамов – I урын, Василий Назаров – II урын, Мансур Хәйруллин – III урын. Хатын-кызлар арасында мылтыктан ату буенча I урынны – Клара Чернова, II урынны – Зөлфия Миңнебаева, III урынны Гөлсирә Хәлиуллова яулады. Ир-атлар арасында: Фиргать Хөснетдинов – I урын, Геннадий Ярзуткин – II урын, Фәрит Мифтахов – III урын. Хатын-кызлар арасында йөзү буенча Роза Мөхәммәтшина, Роза Насыйбуллина һәм Ирина Албутова I, II, III урыннарга чыктылар. Ир-атлар арасында: Җәүдәт Хәмдиев – I урын, Виталий Иванов – II урын. Хатын-кызлар арасында теннис буенча Зоя Кузнецовага тиңнәр булмады, ул I урын яулады, Дилүзә Азизова II урын алды. Ир-атлар арасында: I урын – Геннадий Карсаков, II урын – Николай Хрисанов, III урын  Альфред Яхиевта.

Ярышларда 81 яшьлек Дамир Нафин иң өлкән яшьтәге катнашучы буларак билгеләп үтелде һәм Дипломга, бүләккә лаек булды. Җиңү яулаганнарга да Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Спартакиаданың муниципаль этабында беренчелекне алган спортчылар аның республика этабында да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев