Чүпрәле пенсионерлары, медицина хезмәткәрләре COVID-19тан прививка ясатты
Коронавируска каршы прививка ясату дәвам итә
Районга кайткан 140 данә коронавируска каршы вакцина ясалып беткән. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов белдерде. Аның яңа партиясе көтелә. Вакцина ясатучылар арасында пенсионерлар (30дан артык кеше), медперсонал (40 ка якын), мәгариф системасы хезмәткәрләре (20дән артык) һәм башкалар бар.
25-31 декабрьгә кадәр булган көннәрдә район буенча тагын 5 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле булган. Шуңа да, тагын бер кат, кеше күп җыела торган урыннарга йөрүдән тыелып торырга тәкъдим итәбез. “Роспотребнадзор” таләпләре дә гамәлдә. Аларны санга сукмаган райондашларыбызга карата соңгы ике атнада 60тан артык беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев