Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле пенсионерлары дистанцион ярышты

Россия Пенсия фонды һәм Россия Пенсионерлар союзы күп еллардан бирле пенсионерлар арасында "Компьютер Land: "Өченче буын» республика конкурсы уздырып килә.

Быел аны дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда аның беренче муниципаль этабы 2 марттан 19 мартка кадәр узарга тиеш иде. Әмма Татарстан Республикасында таҗлы яңа вирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлтелгән чаралар кысасында конкурсның беренче этабын 25 март һәм 29 май аралыгында үткәрү билгеләнде. Икенче этабы исә 20 майдан 5 июньгә кадәр узачак. 25 май көнне үткәрелгән конкурсның көчлеләр төркемендә Зур Чынлы авылы мәдәният йортының художество җитәкчесе Наилә Сафина һәм башлап өйрәнүчеләр арасында Иске Шәйморза урта мәктәбендә эшләүче Мирза Усманов югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Аларның икесе дә быелгы уку елында 72 сәгатьлек программа буенча белем алдылар һәм сетификатка лаек булганнар иде. “Өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтү киләчәктә дә дәвам итәр. Теләүчләр күп. Октярь аеннан беренче дәресләрне үткәрү планлаштырыла”, - ди Россия Пенсионерлар Союзының җирле бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев