Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаровның Яңа ел котлавы

Узып баручы ел истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга бик бай булды: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, Чүпрәле районының 90 еллыгы.

Хөрмәтле чүпрәлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих битләренә кереп бара. Күңелләрдә әле узып баручы елның хатирәләре, онытылмас җылы истәлекләре, табышлар, югалтулар...
Игенчеләребез, терлекчеләребезнең 2020 елдагы тырыш хезмәте нәтиҗәсендә табыннарыбыз мул булып тора. Ирешкән уңышларыбыз, райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәләре, авылларыбызда барган төзелешләр, юлларыбызның төзекләндерелүе, бергәләп эшли белүебез Яңа елга аяк баскан бу сәгатьләрдә, туасы көнгә өмет-теләкләр, ышаныч уята.
Кадерле дуслар! Сезнең барыгызны да ихлас күңелдән 2021 ел белән котлыйм. Бу ел барыбызга да иминлек, саулык-сәламәтлек, куанычлар, бәрәкәт алып килсен. Гаиләләребез тигез булып, сабыйларыбыз дөньяга үз бәхетләре белән тусын. Яңа ел яңа кавышулар, тән сихәтлеге, күңел күтәренкелеге, хезмәт дәрте китерсен. Шатлык-куанычлар белән яшәргә насыйп булсын!

Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев