Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле муниципаль район Советының XXXIV утырышы узды

Бүген Чүпрәле муниципаль районы Советының XXXIV-нче утырышы узды, анда 2018 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, хезмәт ветераннары, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, җәмәгать берләшмәләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

«Чүпрәле муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында» доклад белән район башлыгы Марат Гафаров чыгыш ясады, фикер алышуларда «Государев Амбар» ҖЧҖ директоры Васил Сәлахов, Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов чыгышлары тыңланды.

Марат Гафаров докладында район үсешенең төп ресурсы аның икътисади потенциалында икәнлеген билгеләп үтте.

-Районның социаль-икътисади үсешенә аграрийлар төп өлеш кертә. Районда бу юнәлештә 5 авыл хуҗалыгы оешмасы, 58 крестьян (фермер) һәм 7944 шәхси ярдәмче хуҗалык шөгыльләнә. 2018 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукция күләме – 1,89 млрд. сумны тәшкил итте. Авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы - 18 324 сум,-диде район башлыгы.

Район  игенчеләре 2018 елда гектардан 23,1 центнер уңыш җыеп алдылар, тулай ашлык күләме 82,4 мең тоннаны тәшкил итте. Агымдагы ел уңышының нигезе өчен дә тулы күләмдә эш башкарылган.  12,9 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, 47 мең гектардан артык җир туңга сөрелгән.

Терлекчелек өлкәсендә  (шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тыш) эре мөгезле терлекләр саны - 14396 баш. Бер ел эчендә сөт җитештерү күләме 24 702 тоннаны тәшкил иткән. Бер сыердан 5301 кг сөт савып алынган (республика буенча – 5553 кг), 1854 тонна ит җитештерелгән.

Марат Ринат улы авыл хуҗалыгында да, мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә республика программаларының гамәлгә ашырылуларына аерым тукталды.  Авыл хуҗалыгы кооперациясе системасын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында кадрлар дефициты барлыгына  игътибарны юнәлтте.

-Районның тотрыклы икътисади үсешендә  кече бизнес та зур урын алып тора.  Бүгенге көндә район территориясендә  429 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән,-дип билгеләп үтте Марат Ринат улы. - Сөт һәм ит җитештерү кебек традицион эшчәнлек төрләре белән беррәттән, безгә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне үстерергә, чималны түгел, ә әзер продукцияне сатарга, яшелчәләрне һәм җиләкләрне туңдыру буенча линияләр булдырырга кирәк. Бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру,  кече эшмәкәрлек субъектларын үстерү эше  2019 елда да өстенлекле юнәлешләребезнең берсе булачак.

Районда  «Авылларны су белән тәэмин итү» республика программасы нигезендә башкарылган эшләргә дә тукталды район җитәкчесе.  -2014 елдан башлап, республика Президенты ярдәме белән, район территориясендә суүткәргеч челтәрләр төзү буенча зур эшләр алып барыла. Барлыгы 324 км дан артык магистраль һәм авыл эчендәге су челтәрләре салынган, 1 скважина борауланган, чишмәләрнең 10 каптажы төзекләндерелгән, 22 насос станциясе урнаштырылган, 1760 куб. метрга эчә торган су һәм  21 җир асты резервуарлары төзекләндерелгән.. Агымдагы елда районның 5 торак пунктында - Иске Чүпрәле, Яңа Чүпрәле, Чуваш Чүпрәлесе, Яңа Ишле, Яңа Кәкерле, Иске Чокалы су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү каралган,-дип ассызыклады район башлыгы.

Марат Гафаров мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәсендәге мәсәләләргә тукталып, җитәкчеләре алдына  бурычлар куйды. Аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, ветераннарга һ.б.  социаль ярдәм күрсәтү буенча эшләргә анализ ясады.

Еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, Марат Гафаров район язмышын, шушы җирлектә яшәүче кешеләр хәл итүен билгеләп үтте һәм шуңа күрә дә  күп кенә мәсәләләрне тормышка ашыру өчен  бердәм булып күп көч куярга, тырышлык күрсәтергә кирәк, диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үз чыгышында: “Чүпрәле районы үз бурычларын уңышлы хәл итә, әмма иң югары  икътисадый күрсәткечләргә ирешү өчен кулланмаган резервлар бар, дип искәртте. Аерым алганда, ул авыл хуҗалыгын, җитештерүне арттыру, кече һәм урта бизнесны үстерү кирәклегенә игътибарны юнәлтте. 

- Чүпрәле районы – ул Татарстанның “Форпост"ы.  Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы  белән ызандаш тору гына да  районның иң яхшы күрсәткечләр белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге бирә,-дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

Совет утырышында шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе дә каралды. Әлеге вазыйфага ачык тавыш бирү юлы белән Данис Габделхарис улы Сатдинов сайланды

Утырыш ахырында Юрий Камалтынов һәм Марат Гафаров район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдиновны ТРның «Фидакарь хезмәте өчен» медале, финанс – бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге башлыгы Владимир Портновны «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре " мактаулы исеме белән «Низамов А.А" КФХ механизаторы Дамир Әхмәтовны, «Гафуров Х.А." КФХ башлыгы Харис Гафуровны, «Мәхмүтов З З " КФХ башлыгы Заһит Мәхмүтовны,район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Илгизяәр Хөснетдиновны  «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» мактаулы исеме,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән: Татавтодор «АҖ Чүпрәле филиалы инженер-энергетигы» Дмитрий Кукушкинны,  Яңа Ишле авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркәтибе Гөлия Низаметдинованы, район  почтамтының сортировщигы Валентина Макаркинаны  "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы «Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.  Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитовка “Яңа елга әзерлек” республика бәйгесенең  3 дәрәҗә дипломын тапшырдылар.  Зур  Аксу авылының ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виктор Лухманов һәм  Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең, тарихчы Рафаил Субаев  Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев