Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөселманнары VII республика ифтарында катнашты

25 майда  районыбыздан 40 мөселман "Казан-Арена" спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты.

Рамазан аеның 20 көнендә, 2019 елның 25 маенда Казанда VII Республикакүләм ифтар узды. Россиядәге иң зур авыз ачу мәҗлесләреннән саналган чараны  “Казан-Арена” стадионы кабул итте.  Ифтарны оештыручылар:  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Казан-Арена” акционерлык җәмгыяте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе.

Быелгы ифтарның төп үзенчәлеге –авыз ачу өстәле һәм грандиоз «намазлык» футбол кырында 15 мең кешегә әзерләнде.  Меңләгән мәҗлес кунакларының бер өлеше – республика районнары мөселманнары. Алар арасында  чүпрәлеләр дә бар иде. Олуг чарага 40 мөселман  район башлыгы Марат Гафаров һәм мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә махсус автобуслар белән барды. Ифтарны уңышлы үткәрү өчен 1400 волонтер җәлеп ителгән  волонтерлар арасында  тармак технологияләр техникумыннан дүрт студент катнашты.

Ифтар ашында катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил  хәзрәт Сәмигуллин  сәламләде,  Коръән сурәләре, мөнәҗәтләр яңгырады. Кояш  баю вакыты җитү белән нәкъ 20.05 сәгатьтә ифтарның кульминациясе җитте - ахшам намазы укылды.

Массакүләм намазны кардәшләребез ачык һавада футбол кырында башкарды. Җәмәгать белән намаз укып Татарстан мөселманнары бергәләшеп бүген Изге Рамазан аеның соңгы иң мөбарәк көннәрен дә каршылады. Аллаһ илчесе (салаллаху алейхи ва саллям) Рамазан турында болай дип әйтеп калдырган: “Уразаның беренче ун көне – Аллаһның рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере” (быел Рамазан ае 29 көнлек булып килә).

Алга таба барлык кунаклар да әзерләнгән өстәлләр янына узды. Гадәттәгечә, Республика ифтарында төп сый пылау булды. Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән торды.

Ифтар мәлесеннән зур канәгатьлек алган районыбыз мөселманнары өчен  кайтыр юлда Буа мәдрәсәсендә  чакыру алдылар. Алар өчен биредә сәхәр өстәле әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев