Чүпрәле мөселманнары Шыгырданда «Шәкертләр бәйрәме»ндә катнашты
2019 елны 7 июлендә Батыр районы Шыгырдан авылының яңа микрорайонының Халыклар дуслыгы паркында «Шәкертләр бәйрәме» – Балалар Сабантуе узды.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Валитов, район Хакимияте башлыгы урынбасары, төзелеш, иҗтимагый инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Равил Ямалетдинов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мәскәү шәһәре һәм үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Чувашия Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хайбуллов, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән делегация, мөфти, башка рәсми кунаклар катнашты. Шулай ук чараның кадерле кунагы Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да булды.
Бәйрәмдә район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.
Бәйрәм традиция буенча Коръән аятьләрен укудан башланды. Чара барышында балалар мәчет каршындагы җәйге курсларда Коръән укуда, мөселман яулыгын бәйләүдә һәм Ислам буенча башка конкурсларда алган ислам нигезләре буенча белемнәрен күрсәтте. Алар арасында Яңа Чүпрәле авылы каршындагы “Мәрҗән” тәрбия үзәгендә шөгыльләнүче Рәсим Шәрәфетдинов та бүләккә лаек булды.
Бәйрәм бик күңелле узды. Яшьләр һәм балалар, өлкәннәр, барысы да милли киемнәрдә иде. Бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә байтак иде. Алар көне буе балаларның һәм оныкларының шатлыклы елмаюларын күреп ял иттеләр. Бәйгеләр һәм ярышлардан тыш, балалар өчен аттракционнар да бар иде. Сәүдә рәтләре төрле тәм-томнар һәм уенчыклар тәкъдим иттеләр.
Ә бәйрәмне оештыручылар балаларның гына түгел, ә бу көнне катнаша алган һәр кешенең күңелендә озак сакланыр дип өметләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев