Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөселманнары республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсендә катнашты

Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды.

Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарага  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен инде җиденче тапкыр җыйды. Соңгы елларда кичә традиция буенча Болгар ислам академиясендә үткәрелә. Бирегә голәмәләр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләренең мөселман дин әһелләре килде. Кунаклар арасында: Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Төркиянең Казандагы баш консулы Исмет Эрикан, шулай ук Чувашия, Коми, Дагыстан республикалары, ХМАО, Иваново, Ульян өлкәләре, Байкал аръягы краеннан күренекле дин эшлеклеләре.

Бәйрәм чарасында Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев