Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөхтәсибәте 2500 кг якын кәгазь җыеп тапшырды

Акция барышында Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, авырудан саклану чаралары кулланылды.

Чүпрәле мөхтәсибәтендә Кәгазьгә гомер бүләк ит!” республикакүләм акциясенә нәтиҗәләр ясалды.

Исегезгә төшерәбез, акция Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте белән берлектә тормышка ашырылды. Чараның максаты кәгазьне исраф итүдән саклау һәм агачларның гомерләрен озайтуга өлеш кертүне күздә тотты.

Акция барышында Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, авырудан саклану чаралары кулланылды.

Әйтергә кирәк, районыбызның барлык мәчетләре дә диярлек, әлеге чарада активлык күрсәтте.

Реклама

- Чара барышында барлыгы 2500 кг якын кәгазь җыелды. Аларның 40 кг якыны Аллаһ исемнәрен искә алган  кәгазьләр.  Макулатура өчен  җыелган акча Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды карамагында булган авыр хәлдәге балаларны дәваларга юлланачак,-ди район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Акциягә саллы өлеш кертүчеләр арасында Иске Кәкерленең "Самат" мәчете, Иске һәм Яңа Чүпрәле авыллары, Иске Чүпрәленең "Җәмигъ" мәчете, Кече Чынлының "Ихлас" мәчете. Алар 200 дән алып 300 кг кадәр кәгазь тапшырганнар.  

Район мөхтәсибе чарада барлык катнашучыларга олы рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X