Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле "Җәмигъ” мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Халык рухын бикләп куеп булмый. Мәчетләрне юкка чыгарып, атеизмга көчләп торып өндәгән бер заманда да безнең әби-бабаларыбыз иманына хыянәт итмәгән.

Фарыз уразасын да калдырмаска тырышканнар алар, намазларын да, качып булса да, укыганнар. Әйе, югалтмады халкыбыз үз динен. Буыннан-буынга, күңелдән-күңелгә күчереп, иман чаткысын югалтмый саклап килгән ата-бабаларыбыз рухын шатландырып, яшәү кануныбыз булган изге Китабыбыз Коръән Кәрим өйрәткәнчә дөрес яшәү рәвешенә юнәлеш алучылар сафы исә хәзер, бүгенге көннәрдә, тагын да артты һәм арта.

Менә әле дә ай буе фарыз булган уразасын тотып, тагын да бер тапкыр тәрбия мәктәбен үтте дин кардәшләребез, иманлы яшьләребез. Көнозын ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, нәфесен начар гадәтләрдән тыеп, бары тик изгелек-яхшылыклар гына эшләргә тырышкан, догада һәм изге теләкләрдә булганнар, әлбәттә, барыбыз өчен дә гүзәл үрнәк. Шөкер, мәчетләребездән дә инде хәзер көненә биш мәртәбә азан яңгырый, Ислам дине кануннарын үтәп яшәүчеләр мәчеткә, намазга ашыга. Рамазан аенда да районның һәрбер мәчетендә диярлек ифтар мәҗлесләре дә оештырылды, җәмәгать белән бергәләп тәрәвих намазлары да укылды. Рамазан гаете якынлашкан көннәрдә, газета корреспонденты буларак, Иске Чүпрәле авылы үзәк “Җәмигъ” мәчетендә уздырылган ифтарда катнаштым.

- Безнең “Җәмигъ” мәчете, районда, чагыштырмача, яшь мәчет, аның ачылуына быел ике ел булачак, -дип сөйләп китте мәчетнең имамы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов. -«Ислам — югары белемле кешеләр һәм аң дәрәҗәсе белән дә югары камиллеккә ирешкәннәр дине», — дигән иде Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән галимә Валерия Порохова. Ә бит, чынлап та, шулай. Яшьләребезгә генә карагыз: белем алуны алга куймаучылар арасында төрле «җиңел» һәм начарлыклар юлына кереп адашучылар күбрәк булса, ә Исламга, киресенчә, югары белемле яшьләребез үз аңы, үз акылы белән килә. Безнең мәхәлләдә дә бу аеруча ачык чагыла. Мәчеткә, биш вакыт намазга йөрүчеләр арасында эшкуарларны да, элек елларда төрле оешмаларда я булмаса җитәкче, я дә булса җаваплы хезмәт башкаручыларны, хәзергесе вакытта оешма-предприятие җитәкчесе булып эшләүчеләрне күреп була. Һәм, әйтергә кирәк, мәчеткә йөрүчеләрнең уртача яше 35-40лар тирәсе – дип мәхәллә-мәчет тормышы белән таныштыруын дәвам итте хәзрәт.

-Эшкуарлар арасында да күп хәзер дин кардәшләребез - хәләлне хәрәмнән аера белгән байларыбыз. Быелгы Рамазан аенда аларның барлыгын аеруча нык тойдык. Гомумән, Иске Чүпрәле авылының бу ягы – көньяк-көнчыгышында урнашкан урамнар халкы дус-тату яшәү өстенә динебезгә олуг бер хөрмәт белән карый. Йөзәрләгән халыкны җыеп, бер атнада ике-өчәр тапкыр ифтар мәҗлесләре үткәрү, мохтаҗлар өчен ураза күчтәнәчләре өләшү әнә шул хакта сөйли. Һәр эшне, дини йолаларны, бәйрәмнәрне бергәләп киңәшләшеп башкарабыз, һәрвакыт ярдәмгә киләләр, төп таянычларым, дияр идем. Рәхмәт үзләренә! Традиияләребезгә тугры калып һәм ислам диненең нигезендә бер-береңә мәрхәмәт, шәфкать күрсәтү, олыларны олылау торганлыктан безнең мәхәллә хатын-кызлары ир-атлар гает намазыннан чыккан вакытка чәйләр куеп, коймаклар пешереп өстәл әзерләп торалар. Аларның һәм, гомумән, динебезне олылап мәчеткә иганәчелек иткән, ифтар ашлары оештырганнарның исемнәрен аерым-аерым атап бетерү мөмкин дә түгел, алар бик күп. Күршеләр берләшеп тә, бер урам халкы бергәләп тә ифтарлар оештырды — кылган изгелекләре риядан китмәсен, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен!

Хәзрәтнең сүзләрен куәтләп бу кичне дә намазга һәм ифтарга 70дән артык кеше җыелды. Ифтар ашы корбан итеннән әзерләнгән иде, корбанның да гакыйка корбаны икәнлеге мәгълүм булды.  Гомәр хәзрәт Коръәннән “Ясин” сүрәсен укыды, догалар кылынды. Ир-атлар да, ифтар вакытында хатын-кызлар да мәчет эше, уразага бәйле фикерләре белән уртаклашты.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул кылса иде. Тоткан уразаларыбыз хакына, кылган гыйбадәтләребез, догаларыбыз һәм теләгән теләкләребез хакына ил-көнебез тыныч, күгебез аяз, табыныбыз мул булсын, күңелебезне бакый иман белән нурландырсын иде Бөек Раббыбыз! –дип теләде һәркем.

Дилүзә Аббазова: - Мәчет – иман йорты. Безнең якта шушы иман йортының эшләп торуына сөенәбез. Бинаны сафка бастыручыларга да, бүгенге көндә эшләтеп торучыларга да Аллаһы Тәгалә күркәм савапларын бирсен.  Имамыбыз Гомәр хәзрәттән дә уңдык. Мәчеткә яңа кеше килгәндә бөтен барлыгы белән шатлана белә ул –һәм шушы сыйфаты белән килгән кешене иман йортына бөректерә.

Гөлшат Аюпова: -Мәчетнең эшли башлавыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакытка карасаң – мәчеткә йөрүчеләр саны күбәя бара. Мәдрәсә дә эшли. Күпләр иман сабакларына йөри. Балаларның намазга басуы бик куанычлы – алар бит киләчәгебез. Киләчәгебезнең иманлы булачагына өмет уяна, балаларны намазда күргәч. Аллаһы Тәгаләгә, шөкерләр  булсын, менә рамазан айлары да үтеп бара. Ай буе 50гә якын кеше тәравих намазларына йөрдек. Бу ай мөселманнарны бер-берсенә тагын да якынайтты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев