Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мөгаллимәсе “Нечкәбил”дә катнаша

Тәтештә  "Нечкәбил-2018"  республика конкурсының  зона сайлап алу туры узды. Бәйге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

"Нечкәбил" конкурсның төп героинясы -  аналар, гаилә учагын саклаучылар, җәмгыятебезне хезмәтләре белән данлаучы хөрмәтле  хатын-кызлар. Әлеге чарада Чүпрәле данын яклап, быел Иске Кәкерле урта  мәктәбенең  инглиз теле мөгаллимәсе Земфира Фәткуллина катнашты.

Катнашучылар белән үткәрелгән әңгәмәләрдә жюри берьюлы карашлар киңлеген, социаль активлыкны, максатчанлыкны, характер, ихтирамлылык, мөлаемлылык кебек сыйфатларны, конкурста катнашучыларның әзерлекләрен бәяләде.  Шулай итеп, зона турлары конкурсантлары  сентябрь аенда узачак  "Нечкәбил-2018"  фестиваленең ярымфиналында  катнашачаклар. Конкурс финалы исә  ноябрьдә Әниләр көнендә Казанда  булачак.  Земфира ханымга  уңышлар телибез!

Наталия Куракина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев