Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мәчетләрендә Корбан гаетенә багышланган чаралар аерым кагыйдәләрне үтәп узды

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чаралар йомшаруга карамастан, массакүләм чаралар үткәрүгә чикләүләр саклана.

Шулай итеп, Чүпрәле районы мәчетләрендә Корбан гаетенә багышланган тантаналы чаралар аерым кагыйдәләрне үтәп узды.

 Төп чаралар, билгеле бер дистанцияне үтәп, мәчет каршындагы мәйданда оештырылды. Мөселманнар гыйбадәт кылу өчен өйләреннән намаз уку өчен келәмнәр алып килделәр, маскалар киделәр һәм катнашучылар саны чикләнгән иде.

Реклама

Иске Чүпрәле авылы мәчетенә мөселманнар иртәнге сәгать өчтә җыела башлады.  Җәмил хәзрәт Ибраһимов дин тотучыларны сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, бәйрәм вәгазе укырга кереште. Ул Корбан бәйрәме тарихы, корбан чалу турында сөйләде, туганлык мөнәсәбәтләрен саклау, изге гамәлләр кылу мөһимлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X