Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мәчетләре 1760 кг. кәгазь тапшырды

Акция 1 нче июльгә кадәр дәвам итә

Татарстан Диния Назарәте белән берлектә Чүпрәле район мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Кәгазьгә гомер бүләк ит!" акциянең беренче нәтиҗәләре билгеле. Чараның максаты кәгазьне исраф итүдән саклау һәм агачларның гомерләрен озайтуга өлеш кертүне күздә тота.

Шушы көннәрдә районыбызның 20 авыл мәчете “Фламинго” оешмасына мәхәллә халкы белән бергәләшеп җыйган җыйган макулатураны китереп тә җиткерде. Барлыгы 1760 кг. кәгазь тапшырылды.

- Әлегә бу изге эштә Иске Чүпрәле авылының  "Җәмигъ" мәчете, Иске Шәйморза, Кече Чынлының ике мәчете, Яңа Чокалы, Татар Шатрашаны авылы мәчетләре катнашмадылар. Акция 1 нче июльгә кадәр дәвам итә, димәк әле вакыт бар. Җыелган акча  мохтаҗларга ярдәм күрсәтү йөзеннән  республиканың  “Зәкать” фондына күчереләчәк, - ди район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев