Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәрен гомер бәйрәмнәре белән котладылар

Юбилярларга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Кече Уби авылында яшәүче Ираида Николаевна Цыфаркина һәм Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Петр Васильевич Сироткин олуг юбилейларын билгеләп үттеләр. 90  яшьлекләре белән юбилярларны район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлекләре башлыклары котлап, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Петр Васильевич Сироткин - тыл хезмәтчәне. Ул гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән. Хатыны белән 60 елдан артык бергә гомер итеп, 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, 4 ел элек хатыны бу дөньядан киткән. Петр Васильевич кече улы Дмитрий карамагында яши. 

Бүгенесе көндә юбилярның 12 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Ираида Николаевна Цыфаркина Шомыршы районында туып-үсә. Укып бетергәч, аны Кече Уби авылындагы мәктәпкә укытучы итеп җибәрәләр.  Монда ул шушы мәктәптә немец теле укытучысы булып эшләгән сугыш ветеранына кияүгә чыга. Яшь гаиләдә ике бала туа. Кызганычка каршы, уллары үлә, ә кызлары - балачактан инвалид. Бүгенгесе көндә Ираида Николаевна кызы белән яши. Аларны социаль хезмәткәр карый. Туганнары да һәрвакыт ярдәм итеп, хәлләрен белешеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев