Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәренә  азык-төлек һәм дарулар китерүдә волонтерлар булышачак

Волонтерлар ярдәменнән 60 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр «кайнар линия» гә (884375) 2-22-52 телефон номеры буенча шалтыратып файдалана ала.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән өлкәнрәкләр  башкаларга караганда, коронавирус инфекциясе йогынтысына тизрәк бирешәләр. Иммун системасының тотрыксыз булуы сәбәпле, шушы яшьтәге өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы зуррак, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кибетләргә, даруханәләргә, банкларга, почта бүлекчәләренә һәм башка оешмаларга сирәк йөрергә киңәш ителә. Әлеге категория өлкәннәргә туганнары тарафыннан азык-төлек китерүдә, дарулар сатып алуда һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Чүпрәле районында 885 (шул исәптән 100 ялгызы гына) ялгыз  һәм ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкән кеше яши. Бу гражданнар иң беренчеләрдән булып,  «риск төркеме» категориясенә керәләр.

Әлеге категория гражданнарга коронавирус авыруы куркынычын киметү максатында  Чүпрәле районында кибеткә яки даруханәгә бару белән бәйле хезмәтләрдә ярдәм итү өчен  волонтерлар отряды оештырылды.

- Районда санитария-эпидемияләргә каршы комиссия карары белән коронавирус таралу шартларында өйдә калырга мәҗбүр булган өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар отряды оештырылды.  Волонтерлар отряды кайнар линия телефоннары аша өлкәннәргә табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратлары һәм азык-төлек китерүдә ярдәм күрсәтәчәк. Барлык волонтерлар да коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик чаралар турында инструкцияләнгән, - дип сөйләде комиссия рәисе Айрат Җәләлов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ирекле волонтерлар ярдәме бушлай  күрсәтелә, әмма азык-төлек һәм дарулар сатып алу өлкәннәрнең үзләре хисабына башкарыла.  

Волонтерлар ярдәменнән 60 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр «кайнар линия» гә (884375) 2-22-52 телефон номеры буенча шалтыратып файдалана ала. "Кайнар линия" телефоны дүшәмбедән, җомгага кадәр эш  вакытында 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Шимбә, якшәмбе көннәрендә кайнар линия телефоны эшләми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев