Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәре янында интернат-йортта булып кайттылар

Республиканың интернат-йортларында Чүпрәле районыннан 16 өлкән кеше яши.

Барыбызга да озын һәм бәхетле тормыш яшисе килә. Язмыш нинди картлык әзерләгәнен уйламыйбыз. Кемдер үз гомерен туган йортында исән-сау яши, ә кемгәдер калган көннәрен  картлар интернат-йортында үткәрергә туры килә.
Чүпрәле районыннан шундый социаль учреждениеләрдә, Буада - 13 өлкән кеше, Тәтештә-икәү, Нурлатта –берәү яши
Өлкәннәр декадасында республиканың интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге якташларының хәлен белешү матур традициягә әйләнде.
 Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов булып кайтты. Барлык якташларга район хакимияте исеменнән бүләк - азык-төлек җыелмалары әзерләнгән иде.

Рамил Низамов аларның яшәү шартлары белән танышты, җылы сүзләр һәм теләкләр җиткерде. Җавап итеп, өлкәннәребез дә рәхмәт сүзләре белдергәннәр һәм иң изге теләкләр җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев