Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәре скандинавия йөрешен өйрәнә

Проектның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм актив озын гомерлелеген арттыру.

 

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чүпрәле территориаль бүлеге   коммерцияле булмаган оешмалар өчен үткәрелгән республика конкурсында  катнашып, «Өлкән буын гражданнарына ярдәм итү» номинациясендә  «Скандинавия йөреше» проекты буенча грант отты.  Әлеге грант акчаларына  “скандинавия йөреше” өчен махсус таяклар  булдырылды.

Проект  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  районындагы «Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан  тормышка ашырыла.  Аның  максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм актив озын гомерлелеген арттыру.

Шушы көннәрдә скандинавия йөреше буеча беренче дәрес узды. “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре  өлкәннәргә  скандинавия йөреше техникасы буенча инструктаж үткәрделәр, таякларны ничек дөрес  тоту һәм йөрү  буенча киңәшләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев